Атаклы пианист, Татарстанның халык артисты Марат Сираҗетдинов вафат булган. Бу хакта продюсер Гүзәл Әбелханова хәбәр итте.
Музыкантны соңгы юлга озату 27 мартта Казанда Мамадыш трактында татар зиратында узачак. Марат Сираҗетдинов 1948 елда Уфада туган. Татарстанның иң виртуоз пианистларының берсе булып ул 70 нче еллар башында ук танылган.
Аның репертуарында — Фридерик Шопен, Роберт Шуман, Сергей Рахманинов, Сергей Прокофьев һәм дөньякүләм исемле башка легендар композиторлар әсәрләре. Башкару эшчәнлеге елларында ул 200дән артык концерт биргән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/165864/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—