Татарстанга җәй кайчан килә?

Быел Татарстанда метеорологик җәй гадәттәгедән атна ярымга иртәрәк киләчәк. Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

«Плюс 15 градустан узу климатик сроклардан атна ярымга иртәрәк була. Ягъни, майның беренче яртысында. Май башында ук уртача тәүлеклек температура плюс 15 градустан үзып китәр, дип уйлыйм. Әмма вакытлыча, ике-өч көнгә, яңадан суыту күзәтелергә мөмкин әле», — диде ул.

Шувалов билгеләп үткәнчә, Татарстанда уңай уртача айлык температура аномалиясе 2024 елның июненнән бирле күзәтелә.

«Һава торышы аномаль булуның сәбәбе – көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан һава массалары күчеп килү. Әлеге күренеш нәтиҗәсендә Балкан һәм Кара диңгездән һава массалары Россиянең Европа өлешенең урта полосасына күчеп килә. Салкын агымнары бик эпизодик, сирәк, әмма бик дәвамлы һәм көчле булды», — дип өстәде ул.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptik-suvalov-tatarstanda-meteorologik-ai-irta-kilacage-turynda-aitte-5902318

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле