Камилә Вәлиеваны яңа мәхәббәте нишләткән?

Камиләнең егетен социаль челтәрләрдә «прицеплы карт» дип атаганнар, чөнки ул өйләнгән, 2 баласы бар.

Фигурачы, данлыклы татар кызы 18 яшьлек Камилә Вәлиева үзенең иң яхшы версиясе булырга омтыла, дип яза «7 дней» басмасы. Соңгы арада Камиләнең шактый ябыкканлыгы сизелә башлаган.

Артык килограммнардан котылуы турында спортчы социаль челтәрдә дә мактанган. Спортчының йөзе ябыгып киткән, аның түгәрәклеге юкка чыккан, очлы яңаклары һәм ияге барлыкка килгән. Кыз прическасын да үзгәрткән – яңадан туры карелы брюнетка булган.

Камилә тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләрдән канәгать, ә менә фанатлар яңа образга шик белән карый. Алар фигуристка яңа сөйгәне – 31 яшьлек хоккейчы Никита Нестеров хакына шулай тырыша дип саный. Спортчылар уртак дуслары ярдәмендә танышкан һәм хәзер очрашалар, дигән имеш-мимешләр йөри. Әмма Камиләнең сайлавын күпләр хупламый, егетен «прицеплы карт» дип атыйлар, чөнки Никита өлкәнрәк, өйләнгән, 2 баласы бар һәм алиментлар аркасында элеккеге хатыны белән судлаша.

Өстәвенә, җанатарлар, Камиләнең шәхси тормышы декабрьдә дисквалификация тәмамланганнан соң спортка кайтырга комачаулар, дип курка. Фигуристка күнегүләр башларга һәм ярышларда үз көчен сынап карарга ниятләгән, ләкин әгәр ул кияүгә чыкса, балага узарга һәм «ялгыз хатын» карьерасы белән мәңгегә саубуллашырга мөмкин, дип курка алар.

чыганак: https://intertat.tatar/news/kamila-valievany-yana-maxabbate-nislatkan-5871934

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле