«Исәнмесез. Монда язарга булдым, чөнки минем хәлдә танышлардан киңәш сорап булмый. Мин гаиләле ир белән очрашам, сөяркә булып чыгам. Ул миннән 25 яшькә өлкәнрәк. Инде 2,5 ел очрашабыз. Бөтен эшемне килеп эшли. Ял көннәрендә генә түгел, көн саен минем янда. Төнлә генә үзенә кайтып китә. Бүләкләр дә, игътибары да җитәрлек, «яратам» дип үлеп тора.
Бүген килде дә: «Мин башкача болай яши алмыйм. Хатыныма барысын да сөйлим», — диде. Әлбәттә, мин моңа каршы төштем. Миңа әлеге мөнәсәбәтләр ошый. Бер нәрсәне дә үзгәртәсем килми. Әмма аның бу сүзләреннән соң күңелемдә хатынына карата кызгану хисе барлыкка килде. Әллә нинди төшенкелеккә бирелдем. Бәлки, мөнәсәбәтләребезне туктатырга кирәктер, дип дә уйлыйм. Әмма үзем дә аны бик яратам шикелле. Миңа нишләргә? Миңа ачуланып язарга ашыкмагыз. Сөяркә булуның начар икәнлеген үзем дә аңлыйм. Киңәшләрегезне тыңлыйсым килә».
чыганак: https://kiziltan.ru/news/gail-uchagy/2025-03-27/barysyn-da-hatynyma-s-ylisem-kil-4174529 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday