Ринат Рәхмәтуллинның яшь хатыны Динараның теңкәсенә тигәннәр

«Син аның белән акчасы өчен генә яшисең», «Күренеп тора бит, гел ул түли» кебек комментарийлар гел килеп тора. Яхшы, әйдәгез, әлеге темага фикерлик.

Ни өчен кешеләрне бу тема шулкадәр борчый икән? Әгәр бу дөрес булса да, шуннан ни? Хәзер акчасыз яшәү кемгә рәхәт? Кибеткә ипигә генә чыгып керсәң дә 1 мең сумнан да ким акча китми. Әйдәгез, таныйк инде, акча – тормышыбызның бик мөһим өлеше.

Ә хәзер фактларга күчик:
Барлык әйберләремне дә мин үзем түләп алам. Ринат белән кая да булса барсак, ул түли. Моның нинди сәерлеге бар? Ир-егетнең янәшәсендәге хатын-кызны кайгыртуы – минем өчен нормаль күренеш.

Тагын, беләсезме, нәрсә кызык? Ринатның авыр вакытлары булды, ул колониядә утырды. Ул чакта Ринат беркемгә кирәк түгел иде. Киресенчә, аның шулай түбән төшүенә шатланучылар бихисап булды. Ә хәзер, барысы да җайланып килгәндә, безнең бәхетле икәнне күреп, кешеләрнең эчләре яна. Моңа сез нәрсә әйтерсез?» – дип сораган Динара язылучыларыннан.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-03-29/keshel-rne-eche-yana-4177862

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле