«Кайгымны каен алды…»

«Беркемгә дә бала кайгысы күрергә язмасын…»

«Баламны югалткач, кайгыдан арына алмыйча, нишләргә дә белмәдем. Әйтерсең, җаным үлеп, коры тән генә торып калды. Юкка гына, бала кайгысы бирмәсен, Ходай, дип әйтмиләр бит. Башка балаларым өчен яшәргә кирәклеген аңласам да, үз-үземне кулга алу бик авыр иде.

Беркөн иртән туган якларымның каеннарын кочаклау теләге белән уяндым. Моңа кадәр күңелдә бернинди дә теләк булмагач, бушлык яулап алгач, бик аптырадым. Улыма уемны җиткердем. Ул мине туган ягыма алып китте.

Авылга җитмәстән каенлык бар. Мин шунда бер каенны кочакладым да, туктый алмыйча сыктый-сыктый елый башладым. Бик озак еладым. Аннары авылга туганнарыбызга барып йокладык. Иртән бөтенләй икенче кеше булып уяндым. Юк, кайгым китмәгән иде, әмма мин аны күңелемә сыйдырып, арытаба яши алачагымны аңладым.

Куанычымнан каенга барып рәхмәт әйтергә булдым. Мине юаткан каенны күреп, аңымны югалта яздым. Ул кап-кара булган һәм урталай ярылган иде. Күрәсең, каенкай минем барлык кайгымны алып, үзе дә бөгелеп төшкән.

Юл төшкән саен сердәшем-ютучым булган каен янына киләм. Быел төбеннән чыккан яшь үсентене күреп, тормышның дәвам итүенә куандым…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-02/kaygymny-kaen-aldy-4180762

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле