Җырчы Айсылу Чижевская-Мингалим бер шоумен белән яши башлаган.
Ул киң билгеле «Дом-2» катнашучысы Гоген Солнцев. Шулай ук карт хатыннар яратучы да.
Үзенең шәхси блогында Гоген күпсанлы имеш-мимешләргә сәбәп булган артистка белән фотография бастырган.
Исегезгә булса, Айсылу Чижевская-Мингалим 53 яшендә уллыкка алган егеткә кияүгә чыгып, аерылды, һәм бу вакыйгалар җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырды. Айсылу үзенә шуның белән шактый пиар ясады һәм танылды.
Хәзер Айсылуның яңа мәхәббәте бар – Гоген Солнцев. Егет инде матур-матур фотолар куя башлаган. «Кадерлем, тормышымның бик катлаулы чорында янымда булуың һәм ярдәм итүең өчен рәхмәт. Сиңа чиксез рәхмәтлемен. Авырлыклар аша бергә генә үтәрбез», — дип язган ул.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-04-02/aysylu-ya-a-kiya-tapkan-4180183 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday