«Ике ел тырышабыз»

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов тормыш иптәше Эльмирага күп нәрсәләр рөхсәт итми башлаган.

Әйтик, ул хәзер күп көч сорый торган тренировкаларга йөрмәячәк, чөнки алар әти-әни булу турында хыяллана.  

«Бала планлаштырабыз, дип сторис куйган идем. Нигә Эльмирага авыр күтәрергә кушмадым? Чөнки табиблар, хатыныңа авыр күтәртмә, диде. Шуңа Эльмира әлегә гантель, штанга күтәрми спортзалда. Йөгерә, йөзә, башкалары.

Дуслар, 2 ел тырышабыз. Дуслар да, танышлар да «кайчан бала алып кайтасыз» диләр. Хәзер дә тикшеренүләр үтәбез. Сөенечле хәбәрләребез булса, сезнең белән уртаклашырбыз», – дип сөйли ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-04-03/ike-el-tyryshabyz-4181929

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле