«Кызым эчкечегә әйләнмәсме?»

«Оныкларымны кызганам…»

«Кызыма ничек ярдәм итәргә белмим. Кияү белән баштан ук яхшы яшәмиләр. Юк, эчми, кул да күтәрмәде, тик нык йөрде. Бер хатын белән генә түгел, берьюлы берничә белән йөрде. Яхшы хәбәр генә таралмый, начары да тарала шул. Кияүнең йөргәнен җиткереп кенә тордылар. Элек, кызым ишетмәсә ярар иде, дип курыктым, чөнки ул кияүне нык ярата. Ул барысы турында да хәбәрдар икән. Кияү берничә мәртәбә чыгып та китте. Әмма бер айдан кире кайта иде. Ә бер ел элек бер яшь хатынга бөтенләйгә чыгып китте.

Тәүдә кызым аны кайтыр, дип уйлады. Ул кайтмагач, кызым югалып калды. Ябыкты, бетеренде. Оныкларымны да уйламыйсың, үзеңне бетерәсең, дим. Анламый. Оныкларымның берсенә — 15, икенчесенә 12 яшь. Тырышлар, акыллылар. Өйдә барлык эшне эшлиләр, абзар, бакчаны да алар алып бара, әниләренең күзенә генә карап торалар.

Кызым еш «больничный»да була. Шушы ике бала, төрле эшкә ялланып, акча эшли. Нишләп кызым акылына килми икән?! Әле яшерен кенә эчкәнен сизеп калдым. Оныкларымнан сорасам — әйтмиләр, әниләрен яклап, ачуланалар. «Психолог, неврологка барыйк», — дигәч, «Мин психбольной түгел», — дип ачулана. Үпкәләп, минен шалтыратуларны да алмый башлады. Кызымны да, аны яклап, барлык дөнья авырлыгын үз өстенә алган оныкларымны да кызганам. Ничек ярдәм итәргә икән? Мин дә бит мәнгелек түгел».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-02/kyzym-echkecheg-yl-nm-sme-4180994

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле