Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә «подписчик»лары белән актив аралаша. Бу көннәрдә дә җырчы «Сорау-җавап» рубрикасында кызыклы сорауларга җавап биргән.
-Нишләп Иркәне яратмыйсыз?
-Сезгә кем әйтте бу сүзне? Мин аны артист буларак бик хөрмәт итәм. Бу – коточкыч зур хезмәт, өстәвенә, хатын-кыз җырчы өчен.
-Нигә концертларыгызда экран юк? Сезгә сәхнәдә шоу ясау ошамыймы әллә?
-Әлегә шоуга акцент ясамыйм. Экраннар белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Тавыш һәм энергетика белән алдырырга кирәк. Мин бары тик җырлыйм һәм тамашачым белән аралашам.
-Вилданны яратасыңмы?
-Юк, болай гына 6 ел яшибез. Эш юклыктан. Бәбине дә уен өчен генә таптык.
-Малай алып кайтырга телисезме?
-Әйе-е-е.
-Ясалган җирләрең бармы?
-Кашым, иреннәрем, тырнакларым.
«Сезнең өчен бу тормышта иң кадерле әйбер нәрсә?» – дигән сорауга җавап итеп, Асаева гаиләсенең фотосын урнаштырган.
чыганак: https://intertat.tatar/news/golnaz-asaeva-irka-belan-monasabatlare-turynda-aitte-5872100 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday