Казанда яшәүче хатын кайчы белән улын үтергән

Бүген Казанның Юлиус Фучик урамындагы йортларның берсендә 5 яшьлек баланың үле гәүдәсен тапканнар.

Малайны кайчы белән аның 27 яшьлек әнисе үтергән. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук үлгән.

Агентлыкка ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына Казанның Идел буе районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Сибагатуллин һәм Казан прокуроры Олег Дроздов килгән.

Хәзерге вакытта шикләнелүче тоткарланган, чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. «Кечкенә баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерү прокуратура контролендә тора.

чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/poyavilis-foto-s-mesta-zestokogo-ubiistva-materyu-pyatiletnego-rebenka-v-kazani-5979274

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле