Илсөя Бәдретдинованың психологы бармы?

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова «Сөйләшик әле» рубрикасында еш кына язылучыларының сорауларына җавап бирә.

Бу юлы аннан шәхси психологының телефон номерын сораганнар.

«Бер тапкыр да психологка барганым булмады. Мин үзем дә үземне аңламыйм, ул мине каян аңласын инде? Бөтен чиргә бер диагноз – «Сезне балачакта әти-әниегез үпкәләткән». Соң, авызыңа керим, кайсыбызны үчтеки-үчтеки итеп тоттылар инде?» – дип җавап язган җырчы.

чыганак: https://intertat.tatar/news/ilsoya-badretdinovanyn-psixology-barmy-5872080

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле