Ләйлә Галиева Фирдүскә ни өчен рәхмәтле?

Ул тормышта да ачык, дәртле, бик ярдәмчел, ди ул Фирдүс Тямаев  турында.

Җырчы Ләйлә Галиева Фирдүс Тямаевның Казанда узган концертына килеп, сәхнәгә менгән. Ул анда Фирдүскә чәчәкләр тапшыра, матур сүзләр әйтә һәм “Каенкаем” җырын башкара.

“Буген УНИКС залын Фирдүс 4нче көн рәттән гөрләтә! Анда булган көч, дәрт, энергия, моны аның концертында булган кеше гена аңлардыр ул. Чын куңелдән сокланам, горурланам!

Мин Уфадан хәтле килеп, уйламаган жирдән «Каенкаем» жырының куплетын башкардым.

Фирдүсне күп кеше сәхнәдән генә күреп белә, тормышта ул шул ук ачык, дәртле, бик ярдәмчел. Фирдүс, син зур йөрәкле, киң куңелле кеше! Ярдәмнәрең өчен чиксез рәхмәтлемен! Үзеңә меңләтә әйләнеп кайтсын.

Аллаhы Тәгалә теләсә, сентябрь айларында әлеге залда уземнең сольный концертымда жырларымны башкарырга язсын. Минем концертларыма килер идегезме?” – дип язган ул үзе.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-04-05/l-yl-galieva-fird-sk-ni-chen-r-hm-tle-4185947

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле