Әти кеше ике айлык кызын сугып үтергән

2 апрель иртәсендә Новосибирск өлкәсенең Каргат районы авылларының берсендә әти кеше 2 айлык кызын үтергән.

Гаиләдә 2 бала, ул көнне иртән әниләре олы кызын бакчага илтә китә. 30 яшьлек әтиләре 2 айлык кызы белән өйдә кала.

Аннары нәрсә булганын хәзер тикшерүчеләргә ачыкларга кирәк булачак.

– Кыз елаган, аңа комачаулаган, диләр. Әтисе, елавыннан туктатырга теләп, балага суккан, – дип өсти алар.

Өйгә кайткач, әнисе җирле табибка шалтыраткан, һәм ул инде «ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин табиблар берни белән дә ярдәм итә алмаган, бала инде үлгән булган.

– Икенче көнне әтиләрен кулга алдылар, ул баланы үтерүен таныды, – дип сөйли Югары Каргат авылы халкы.

Яшь гаилә авылга 2 ел элек Новосибирскидан күчеп килгән булган, исәптә тормаган.

30 яшьлек ир җирле мәктәптә каравылчы булып эшләгән, ул икенче төркем инвалид булган. Хәзер «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

чыганак: https://www.nsk.kp.ru/daily/27681/5071376/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле