Марат Яруллин нинди сериалда төште?

Марат Яруллин Телеграм-каналында үзе турында кызыклы 10 факт язган.

  1. 4 мәктәпне алмаштырдым, өченчесеннән куып чыгара яздылар.

  2. Минем музыкаль белемем юк.

  3. Сәхнәдә 2,5 яшьтән җырлыйм.

  4. Белемем буенча мин – актер.

  5. Төнлә мин продуктиврак, шуңа соң йокларга ятам.

  6. Парда пешкән яшелчәләр яратмыйм.

  7. Кроссовки кияргә яратам.

  8. Чит илдә сериалда төштем, тик ул барыбер чыкмады.

  9. Кытайда булганым бар, хәтта кытай телендә җырлаган идем.

  10. Җыр барлыкка килгәндә демо версиясен тыңларга яратам, аннан соң тыңламыйм да диярлек.

Телеграммдагы язылучылары бу рубриканы бик кызыклы дип тапкан. Һәм 11нче фактны да язганнар: «Мин – буйдак», – дип язганнар кызлар.

чыганак: https://intertat.tatar/news/maktaptan-kuyp-cygara-yazdylar-marat-yarullinnan-uze-turynda-10-fakt-5872078

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле