Данир Сабиров Рөстәм Нәбиев турында: “Аяк авырта, ди. Алдый кебек…”

-- Р Л

Данир Сабиров Башкортстанның Чакмагыш районына барган һәм дусты – Омскида казарма ишелеп, аяксыз калган дусты, блогер Рөстәм Нәбиев белән очрашкан.

“Мин бил авырта дим, ул аяк авырта, ди. Алдый кебек миңа бу кеше,” – дип яза Данир.

“Кемдә бил авырта – кемдә үзең беләсең”, – дип сүзгә кушыла Рөстәм Нәбиев.

Данир Сабировның укучылары матур теләкләр теләгән.

“Рөстәм шундый молодец, шундый матур татарча сөйләшә, һәм иң мөһиме – русча акцентсыз”; “Икегезне дә яратып карыйбыз, сәламәт булыгыз”.

Данир Сабиров күңел төшенкелегенә бирелү турында язган иде, шуңа аңа Рөстәмне үрнәк итеп китерүчеләр бар:

“Менә шул дустыңнан үрнәк алырга кирәк, әллә нинди шигырь язып төшеп киттең”.
“Әнә аның бер җире дә авыртмый,нинди молодец”.
“Рөстәм алдында оят булырга тиеш. Данир, аның бер җире дә авыртмый әнә. Әйдә, хур булып ятма. Әйбәт табиб тап та, әйдә!”

https://vk.com/clip-97160844_456243690

чыганак: https://intertat.tatar/news/golnaz-asaevany-ire-vildan-samsetdinov-berence-ocrasuga-egetlar-belan-kilgan-ide-5872110

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле