“Хыянәт итсә дә аерылмагыз!”

Язган хатларның берсе.

“Бер җизнәм бервакыт апага хыянәт итә башлады. Апам сизеп калып, нык кына скандал булды. Аерылыр чиккә җитте апам. “Берничек тә гафу итә алмыйм, аерылу дөрес булыр”, – ди апа.

Миңа ул вакытта 20 яшь. “Апа, аерылма, теге хатын җиңдем, дип уйлар. Ике кызыңны аталы килеш ятим итмә, кешеләр дә сине үзе бозык дип сөйләр”, – дип киңәш бирдем. Кызлар ул вакытта балалар бакчасына гына йөри иде әле.

Кызын кияүгә биргәннән соң, апам миңа рәхмәт әйтте. “Яшь кенә булсаң да, аерылма, дип киңәш бирдең. Синең сүзләреңнән соң мин аерылмаска кирәк дигән карарга килдем. Бу туйда мин кем белән парлап утырыр инем, беркем балаларымның атасын алыштырмас иде. Мең-мең рәхмәт сиңа акыллы киңәшең өчен”, – диде.

Җиңел генә уйлап, бәхеттән үзегезне дә, балаларыгызны да мәхрүм итмәгез. Үзегез акыллы булсагыз, ирегез дә акылга утырыр”.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-07/hyyan-t-its-d-aerylmagyz-4187219

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле