Илсөя Бәдретдинова белән аның төркемендәге Илнур Коләхмәтовның дуэтын халык яратып кабул итте.
Алар башкаруындагы «Арала бу газаптан», «Бәхет кошы», «Артыгын сорамыйм язмыштан», «Белмәдем», «Галия – Заһир», «Хыянәт» җырлары тамашачыларны «парлылар» булуына ышандыра алды.
Шул хакта җырчыга уңайсыз сорау биргәннәр. «Сезгә Илнурның хатыны көнләмиме? Ир белән хатын кебек җырлыйсыз бит», – дип сораганнар.
«Илнурның хатыны Айгөл – үзе дә артист. Бик матур, акыллы, зирәк хатын! Без аның белән даими элемтәдә. Хәтта бу темага сөйләшмибез дә», – дип җавап биргән Илсөя Бәдретдинова кызыксынучыга.
чыганак: https://intertat.tatar/news/ir-belan-xatyn-kebek-yrlyisyz-bit-ilsoya-badretdinovaga-unaisyz-sorau-birgannar-5872149 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–