«Папигы бар, диләр…» – Зәринә Асылкаева үзе турында ни сөйләгәннәрен белгән

-- Р Л

Җырчы Зәринә Асылкаева үзе турында нәрсә сөйләп йөргәннәре турында белгән.

“Аның «папигы» бар, диләр, мәсәлән. Мин хәтта кемнәрнең сөйләгәнен дә беләм. Күрәсең, алар минем турында күбрәк беләдер”, – дип сөйләгән Зәринә Асылкаева.

Җырчы беренче ире белән кавышу-аерылышуны “бу – бары тик ялгыш адым гына булган”, ди. Ә “соңгы мөнәсәбәтләре” белән ярты ел элек аерылышкан. Анысы белән дә аерылышуы “тормышка карашлары төрле булуы” сәбәп булуын әйткән.

Зәринә әйтүенчә, аңа ярты миллион сумлык сумка да бүләк итүчеләр булган. “Эш бүләкләрдә генә түгел шул, кешенең дә нәкъ менә үз кешең булуы кирәк”, дигән Зәринә, әмма егетенә карата таләпләре югары:

«30 яшьләрдә булган яки 40ка якынайган ир кешенең ниндидер милке булырга тиеш бит инде! Нишләп йөргән соң ул бу гомер?! Ярый, бик кыйммәтле һәм комфортлы машинасы булмаса да, үзебезнеке дә ярап торыр иде. Яшәргә дә урыны булырга тиеш. Аңлыйм, бу сүзләремне укучыларның кайсыдыр өлеше кабул итмичә, начаррак комментарийларын калдырыр. Ләкин бу – минем фикерем! Булачак иремнең машинасы да, яшәргә урыны да булырга тиеш. Мин яшәгән йортка кермәс бит инде ул?» – дигән Зәринә Асылкаева.

чыганак: https://intertat.tatar/news/ir-belan-xatyn-kebek-yrlyisyz-bit-ilsoya-badretdinovaga-unaisyz-sorau-birgannar-5872149

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле