Казанның Киров районы судында ватрушкага утырган кызны машина белән өстерәтеп йөртеп, аның үлеменә сәбәпче булган Эвелина Якупова эше карала башлады.
Бу фаҗига 8 гыйнварда Аракчинода булды. 22 яшьлек Эвелина Якупова үзенең якын дусты – 20 яшьлек Дарья Акинованы ватрушкага утыртган килеш машинасы белән өстерәтә. Ватрушка юлдан читкә чыгып, кыз баганага бәрелә. Бәрелү шулкадәр көчле була – баганадагы юл билгесе кубып чыга.
Эвелина һәм аның иптәш кызлары Дарьяны хастаханәгә алып килә, Дарья турында «таудан шуганда башын бәрде» дип әйтәләр. Тикшерү органнары тауда бернинди кан эзләре дә тапмый. Ә кыз бәрелгән урын видеокамераларга эләккән була.
Эвелина Якупова – ятимә, хастаханәдә эшли. Ул юл йөрү кагыйдәләрен бозуда һәм юл-транспорт һәлакәте булган урынны калдырып китүдә гаепләнә. Судка кадәр кыз өй арестында утырды.
Якупованың адвокаты әйтүенчә, бу фаҗигадә гаепле кеше – Дарья, чөнки ватрушканы машинага тагу аның инициативасы булган, ватрушка да, бау да аныкы. Эвелина үзе гаебен өлешчә тануын әйткән – ул фаҗига урынын ташлап киткәнен танымый, ул иптәш кызын хастаханәгә алып килдем дип әйтә.
Дарьяның әнисе боларны тыңлаганда елаган, аның куллары калтыраган. Суд сүз биргәч, Дарьяның әнисе болай дигән:
«Мин нәрсә әйтергә икәнен белмим, алар дуслар иде, минем тарафтан Эвелинага гаепләү булмаячак»,.
Суд Эвелина Якупованы тагын 3 айга өй арестында калдырган. Суд дәвам итә.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/mat-razbivseisya-na-vatruske-o-vinovnice-dtp-obvinenii-ot-menya-v-ee-adres-ne-budet-5979726 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
Һәлак булган Дарья Идел буе спорт академиясендә укыган. Ул нәфис гимнастика тренеры ярдәмчесе булып, “Спектр” спорт мәктәбендә укыткан.