Вилдан Шәмсетдинов оятка калган

Сәүдә үзәге каршында, бөтен кеше алдында.

Вилли бу хакта ТНВ каналындагы “Ә син?” тапшыруында сөйләгән.

Аның сүзләренчә, бу МЕГА сәүдә үзәге янында булган. Җырчы машинасын юдырып алырга була һәм андагы чүп-чарны ташлаганда очраклы рәвештә автомобиленең запас частьләре салынган пакетны ыргыта. Вилли сөйләгәнчә, ул кирәкле әйберне ташлаганын берничә сәгатьтән соң гына аңлый.

– Тиргәнеп алдым да кире киттем. Ә нишләргә соң, хәзер запас частьләр табам димә, машина Русиянеке дә, Кытайныкы да түгел. Килдем, кирәкле чүп контейнерын таптым һәм эзли башладым. Һәм күз алдына китерәсезме, нәкъ менә мин чүплектә казынганда берничә кеше мине таныды һәм исәнләшергә килде, — дип көлә артист.

Иң мөһиме – ул, шулай да, кирәкле детальне тапкан.

“Йолдыз”лар да чүплектә казына, байлар да елый, ярлыларга да күктән акча ява – булмас димә, дөнья бу…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2025-04-09/vildan-sh-msetdinov-oyatka-kalgan-4190125

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле