Фирүзә Хафизовага финанс яктан кем булыша?

Казанда татар эстрадасында 15 ел иҗат итүче Фирүзә Хафизованың беренче концерты узды. Сәхнә артында блогер Олеся Лесная йөргән.

– Борчыласың ахры?

– Бар инде, беренче концерт бит.

 Син эстрадада 15 ел икән, әле генә шундый максатка килеп җиткәнсең. Нишләп моңа шулай соң килдең?

– Беркайчан да соң түгел. Менә хәзер язган. Менә хәзер инде…

– Бу концерт ничә сумга басты? Киемнәр, команда?

– Сиңа дөресен әйтергәме? Киемнәр 150 мең, продакшн 350 мең, ротация 150 мең, реклама 200 мең сум. Менә «чутлап» кара инде…

 Бу бит – миллион сум.

– Аннан артмады микән?

 Менә хәзер артистлар популяр булу өчен пиар ясый. Синең дә шулай ясап карыйсың килмиме?

– Тәрбиям андый түгел бит. Нишләтсәң дә андый юлга бара алмыйм. Минем иҗатка бизнес итеп карамыйм. Ул ягын уйламыйм инде.

 Димәк, синең спонсорың бар. Финанс ягы – иң авыры бит.

– Әйе, бар.

 Ирегез булышамы? Ул – бизнесмен. Нинди бизнес алып бара?

– Сату-алу өлкәсендә.

 Син үзең язган җырларны гына башкарасың. Үз җырларыңны башкаларга бирмисең икән.

– Бирмим, дип әйтү дөрес түгел инде. Бирә дә алам. Минем җырны мин теләгәнчә башкарып бирә алмаслар кебек…

чыганак: https://intertat.tatar/news/firuza-xafizovanyn-berence-koncerty-kupmega-toskan-ham-finans-yaktan-kem-bulyskan-5872165

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле