Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова “Сөембикә” журналында һәм Тукай сатындагы мәкаләләрендә Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдәне ире кыйнап үтерүе турында яза.
Бибимәмдүдә – Өчиле авылы имамы Зиннәтулла хәзрәт блеән Бибикамилә абыстай кызы. “Тукайга шагыйрьлек таланты әнисеннән күчкән булырга тиеш, чөнки Мәмдүдә апа үзе дә кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган, сүзгә-телгә оста хатын булган”, – дип язылган Тукай сайтында. Мәмдүдә үлгәч, Зиннәтулла хәзрәтнең кызына багышлап шигырь – мәрсия язуы билгеле.
“Газиз нурымның кабере бу урын. Ни сәбәптер, и хода, аның дөньядагы ризыгы аз булды, гомере өзелде. Мин аны күзем туйганчы күрә дә алмый калдым. Аны күрүем төштә генә төсле булды. Бу дөнья, газап, кайгы, изү йорты булып, тезеп куйган энҗе күк сөйгән кызымны юкка чыгарды”, дигән юллар бар ул шигырьдә.
Мәмдүдә 19 яшендә 1885 елда Кушлавыч авылындагы 43 яшьлек Мөхәммәтгариф исемле муллага кияүгә чыга. 1886 елның 26 апрелендә Габдулла – дөресрәге Габдуллаҗан туа. 29 августта Гариф мулла авырудан үлә. Ире үлгәч, Мәмдүдә анда яшәп кала алмый, декабрь аенда әтисе Зиннәтуллага кайта һәм ике ел – 1888 елның декабренә кадәр яши.
1888 елның 22 декабрендә 23 яшьлек Мәмдүдә хәзерге Балтач районы Сасна Пучинкәсе авылындагы 69 яшьлек Мөхәммәтшакир муллага кияүгә чыга. Никахлашу мәҗлесе Өчиле авылында була, никахлашу язуын Зиннәтулла хәзрәт үзе тутыра.
“Ә нәни Габдулланы әнисе Кушлавычның “үтә дә рәхимле” Шәрифә карчыкта калдырып тора”. Ничек яшәве хакында Габдулла Тукай “Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачу балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать һәм көч булганлыктан, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән. Карчык исә үзенең «Кадалмас әле килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән”, дип яза.
1889 елда әнисе улын үз янына Шакир мулла гаиләсенә алып кайта. Әмма Габдулла бер генә ел яшәп кала, чөнки 1890 елның 18 гыйнварында баласын гомерлеккә тома ятим итеп, өйдән-өйгә, кулдан-кулга йөрерлек ачы язмыш кочагында калдырып, Бибимәмдүдә апа дөньядан китеп бара.
“Шакир мулла яшь һәм чибәр Мәмдүдә ападан бик көнләшкән, еш кына кыйный торган булган. Ул вафат булган төндә дә мәрхүмәнең: “Шакир дим, үтерәсең бит инде!” — дигән сүзләре ишетелгән. Шул кыйналудан ул үле ир бала таба, күз яшьләре дә кипмичә егълап вафат була…” – дип яза Тәэминә Биктимерова. “Сөембикә” журналында бу вакыйга тагын да тәфсилләбрәк язылган. “Үләр алдыннан Мәмдүдә үз янына Габдулланы китерүләрен сорый. Улы килгәч: «Әй балам, мин сине үстерә алмадым, бәхил бул», – дип, Габдулланы әкрен генә сөя. Озак та үтми, газапланып җан бирә…» – дип яза Тәэминә Биктимерова.
Бу югалтуны Тукай “Исемдә калганнар”да болай сурәтли: “… әнкәмең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: “Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!” дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын”.
Ә инде, еллар үтеп, дөньяга танылган шагыйрь булгач, Тукай бу вакыйга турында «Өзелгән өмид» шигырендә бик ачык сурәтли:
Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы, —
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы…
чыганак: http://gabdullatukay.ru/museums/museums-arsk/tukaj-yazmyshynda-ochile-avyly/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday