Кремль янындагы йорт стенасындагы түрәләрне сүккән язуларны юкка чыгардылар

-- Р Л

Казан Кирмәне янында – Батурина урамы, 12 нче йорт стенасындагы түрәләрне тәнкыйтьләгән язуларны коммуналь хезмәтләр һәм полиция хезмәткәрләре алып ташлады. 

Вакыйга урынында «Tatar TODAY» репортаж төшерде.

Йортның хуҗасы – Марс Хәйруллин. Ул 2009 елдан бирле йорты диварларына чиновникларга һәм дәүләт органнарына каршы кискен язулар урнаштыра: «Менә бу оешмада караклар!»«Менә бу оешма җитәкчесе – ришвәт алучы!» һ.б. Түрәләр аны куркытырга да тырышып карады, килешмәкче дә булдылар. Судта карарлар кабул итеп, Хәйруллиның үзеннән язуларны бетертмәкче дә булдылар – ләкин нәтиҗәсез. Марс Хәйруллин “протестлы язулы йорт хуҗасы” буларак яши бирде.

Бүген коммуналь хезмәткәрләре һәм полиция белән килеп, кран ярдәмендә йорт стенасына күтәрелеп, язуларны алып ташлады. Хәйруллин полицияне өенә кертмәгән. Алар килгәч, йорттан чыкмаган,  тәрәзәләргә кимсеткән сүзләр язган, шулай ук полиция хезмәткәрләренә берничә чиләк су сипкән.

Хәйруллин элек Казан башкарма комитеты архитектура идарәсендә эшләгән. 2000-елларда суд приставлары тарафыннан арестланган милек сату белән шөгыльләнгән. 2006 елда ул суд приставлары белән конфликтка керә, аны лицензиясеннән мәхрүм итәләр. Аның складыннан каравылчыларны алалар, аннары кемнәрдер арестланган милекне урлап киткән. Хәйруллин компенсация ала алмый, шуңа үч итеп, 2009 елда суд приставларын гаепләп, йорты стенасына беренче язуны элә. Шуннан соң ул бу эш белән даими шөгыльләнә башлый. Ул йортына өченче кат та төзи, ләкин хакимият бинаның бер өлешен сүтерүгә ирешә.

ММЧ хәбәрләренә караганда, Татарстан туризм комитеты күптән түгел аның белән килешергә тырышкан, әмма сөйләшүләре барып чыкмаган.

Марс Хәйруллин әйтүенчә, түрәләр аны бер дә яратмый – Кремль төбендә үк хакимиятне тәнкыйтьләгән, караклыкта гаепләгән сүзләрне куюны кабул итмиләр:
«Аларга диварларга хакыйкатьне язу ошамый. Ләкин мин барыбер язам!» 

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле