ТНВ яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин вафат

-- Р Л

Танылган журналист – ТНВ каналының яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин вафат булган. Аңа 49 яшь иде.

Радик Фәрхуллин озак вакытлар авырган, дип хәбәр итә телеканал.

Радик Фәрхуллин рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, аннары «СТС-Казань» телеканалында корреспондент, аннары «Время новостей» яңалыклар тапшыруы алып баручысы була. 2003 елда ТНВ каналына килә, 2005 елда рус телендәге яңалыклар программалар дирекциясенең баш редакторы итеп билгеләнә, 2012 елда – «ТНВ-Планета» каналының яңалыклар хезмәтен җитәкли. 2016 елдан «Новости Татарстана» тапшыруы проюсеры. 2023 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуницияләр хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

— Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның чит илгә визитлары, президент Рөстәм Миңнеханов катнашындагы халыкара чараларны яктырткан материалларын республика җитәкчеләре белән ничек эшләргә икәнен күрсәткән мисаллар дип күрсәтергә була. Ул үзен мөстәкыйль, җаваплы, тырыш, инициативалы хезмәткәр итеп күрсәтте. Ул эшенә намуслы карады, профессиональ үсешкә омтылды, аналитик фикер йөртте, вәзгыятьне тиз генә бәяли алды. Коллективта максатлар куеп, хезмәткәрләрнең эшләрен тәртип белән алып барды. Аның үз профессиясенә мәхәббәте карьерасын гына түгел, язмышын да билгеләде, диелә ТНВ хәбәрендә.

 

“Синең безнең белән булмавыңа ышануы кыен. Хуш, дустым, бәхил бул. Очрашканга кадәр. Беркем дә безгә язмыш күпме вакыт биргәнен белми. Син озак көрәштең һәм чәчәк атып торган чагыңда киттең. Безне бүген искиткеч кеше, хезмәттәшебез Радик Фәрхуллин ташлап китте”, – дип язган дусты Владислав Зиновьев.

Радик Фәрхуллин озак еллар яман шеш белән авырган иде. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул берара каты итеп авырган, аңа химиотерапия дә ясаганнар, әмма ул яшәп, эшләп китәргә көч тапкан. Әмма соңгы ярты елда  кабат авырый башлый һәм бүген төнлә китеп тә барган. Радик Фәрхуллин өйләнгән, беренче класста укучы кызы бар иде.

Радик Фәрхуллин белән хушлашу бүген, 10 апрельдә, 13.00 сәгатьтә ТНВ бинасы каршында (Шамил Усманов урамы, 9 йорт) узачак. Ул Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнә.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле