“Балаң белән күчеп кил…”

“Улым ялгыз калмасын иде…”

“Улымны армиягә озатып калган кызы көтмәде. Нык яратышканнар иде, ни булгандыр, кысылмадым. “Кыз бетмәгән әле”, – дидем.

Беткән икән шул! Улым башка беркемгә карамады. Ул кызны начарлап бер сүз әйтә алмыйм, эчкерсез, эшлекле. Кияүгә чыкса да улымны, яисә аның белән мине күрсә, аралашып йөрде. Аннары аерылды.

Улымның сүнеп барган карашлары яна башлады. Яшь чактагы кебек җилпенеп йөри. Яңадан йөри башлаганнарын ишеттем. Үзләре дә яшереп тормады.

Хәзер ул хатын безгә өйгә килеп йөри башлады. Үзенең зур кызы бар. Бу хатын тиз генә ашарга пешереп, өйне җыештырып, юып ала. Бар нәрсәгә кулы килешә. Бездә кунарга да кала, улымның бүлмәсендә йоклыйлар. Мин: “Кызың белән күчеп кил”, – дисәм дә сүзне икенчегә бора.

Улым ул килгәндә кәефләнеп китә дә, килми башласа тагын төшенкелеккә бирелә. 50 белән бара хәзер икесе дә. Әллә ул хатынның башка тормыш кору уе юкмы икән. Ачылып сөйләшми. Улым бит аны гына уйлап йөреп өйләнми калды. Ник шулай икән?”

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-09/bala-bel-n-k-chep-kil-4190326

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле