«Куйдык нокта», – дип хәбәр сала социаль челтәрләрдә җырчы Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар гаиләсе.
Өч бала тәрбияләүче Камаловларга ни булды, араларыннан «кара мәче» үттеме икән әллә, дип борчылып куйгандыр «подписчик»лары. Юк-юк, барысы да яхшы. Шул исемдәге яңа җырларын тәкъдим итүләре икән.
-«Куйдык нокта!» Безнең башкаруда сүнгән хисләр, аерылышу турында яңа җыр туды. Чыгарабызмы? Әллә мондый җырлар гаилә дуэтларына хас түгел дип саныйсызмы? Фикерләрегезне калдырыгыз әле», – дип, тыңлаучыларыннан киңәш сораган пар.
Җырның җыртыгы юк, диләр бит. Булсын соң аерылышу турында. Иң мөһиме – бер-берсе арасында мәхәббәт яшәсен. Тыңлаучылары да шул фикердә. «Җыр – «ут», тизрәк чыгарыгыз», – дип язалар аларга.
чыганак: https://intertat.tatar/news/rafina-ganiullina-ham-razil-kamalov-kuidyk-nokta-5872199 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–