ТНВ каналы зур югалту кичерә. 2003 елдан каналның рус яңалыклары хезмәтендә редактор, алып баручы, продюсер булып эшләгән Радик Фәрхуллин вафат.
Радик Фәрхуллинга 49 яшь иде. Ул соңгы елларда озакка сузылган көчле авыру – яман шештән интекте. Журналистның кызы беренче класста гына укый иде.
Радик Фәрхуллин белән хушлашу бүген, 10 апрельдә, 13.00 сәгатьтә ТНВ бинасы каршында (Шамил Усманов урамы, 9 йорт) узачак. Ул Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнә.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–