Прокуратура моңа кадәр Энгель Фәттаховның депутат вәкаләтләрен юкка чыгаруны сорап, район советына мөрәҗәгать иткән иде инде. Әмма Фәттаховның депутатлыгы аның үз теләге белән юкка чыгарылды. Әмма прокуратура моның белән килешмичә, депутат вәкаләтләрен “ышанычны югалту сәбәпле” формулировкасы белән юкка чыгаруны сорап, судка мөрәҗәгать итте.

Район башлыгы башта Минзәлә тикшерү изоляторында утыра иде. Соңрак аны Чистайга күчерделәр, Энгель Фәттахов андагы шартларны бик авыр дип бәяли. Ул берничә тапкыр аңын югалтып егылуын да әйтте. Март аенда Чаллы суды Фәттаховны кулга алу срогын 21 майга кадәр озатты.

“Мин инде 10 айдан артык СИЗОда. СИЗО шартлары минем сәламәтлегемне бетерә. Мин авырыйм, миңа 64 яшь. Бик авыр. Судтан кулга алуны өй арестына алыштыруны сорыйм”, – дигән иде Энгель Фәттахов судта.  Апрель аенда ТР Югары суды аның мөрәҗәгатен карады, әмма кабул итмәде.

чыганак: https://epp.genproc.gov.ru/web/gprf/mass-media/news/news-state-main?item=102136672 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday