“Телевидение гаиләсенең бик матур, бик талантлы, бик кирәкле улын югалттык” – Радик Фәрхуллин белән хушлашу

-- Р Л

Бүген ТНВ бинасы каршында “Яңа Гасыр” телекомпаниясендә 2003 елдан бирле яңалыклар хезмәтендә эшләгән алып баручы, редактор, продюсер Радик Фәрхуллинны соңгы юлга озаттылар.

Радик Фәрхуллин – гомерен телевидениегә багышлаган шәхес. Радик Фәрхуллин рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, «СТС-Казань» телеканалы уздырган кастингта катнашып, йөзләгән кеше арасыннан сайлап алына. Корреспондент, аннары «Время новостей» яңалыклар тапшыруы алып баручысы була. 2003 елда ТНВ каналына килә, 2005 елда рус телендәге яңалыклар программалар дирекциясенең баш редакторы итеп билгеләнә, 2012 елда — «ТНВ-Планета» каналының яңалыклар хезмәтен җитәкли. 2016 елдан «Новости Татарстана» тапшыруы проюсеры. 2023 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуницияләр хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Хушлашу мәрасименә килгән кешеләр аның шат күңелле, игелекле, ачык чырайлы, беркайчан беркемгә дә тупас сүз әйтмәгән, тавышын күтәрмәгән, беркемне дә кимсетмәгән җитәкче буларак искә алды. Радикның яраткан гыйбарәсе – “Все добра!” дип язуын кат-кат искә алдылар. Кәефе нинди генә булуга карамастан, Радик хезмәттәшләренә чатта көн саен шундый яхшы теләк, кәефне күтәрә торган фотолар, хәбәрләр җибәрә торган булган.

Радик соңгы унике елда яман шеш белән авырый. Әмма хезмәттәшләре аның беркайчан да зарланмавын, хәле нинди генә булса да, эшләргә, позитив яңалыклар җиткерергә дигән омтылышта булуын искә төшерделәр.

“Без телевидение гаиләсенең бик матур, бик талантлы, бик кирәкле улын югалттык, – дип сүз башлады ТНВ генераль директоры Илшат Әминов. – Без матәм җыелышын биредә – телевидениедә үткәрергә булдык, чөнки Радик бу юлдан 22 ел эшкә йөрде. Үз тормышының иң бәхетле минутларын безнең белән үткәрде. Ул яхшы алып баручы, оештыручы гына түгел, яхшы күңелле кеше иде. Ул үзен чын ирләрчә тоткан кыю егет. Шуның кадәр күп кеше җыелышып килгән икән, димәк ул сезнең күңелегездә эз калдырган.

Ул эшен бик бик яратты һәм эшләргә тели иде әле. Узган атнада гына күрештек, янына кердек, дөресен генә әйткәндә – хушлашырга… Ул кислородта утыра иде. Шулай да шаяртты, көлде. Аңа авыр икәне күренеп тора иде, әмма ул бер генә сүз дә әйтмәде. “Телевизор карыйм, яшьләр күп, хаталары да күп, мин киләм дә, төзәтәм әле аларны”, диде. “Кил, билгеле, Радик, бергә төзәтербез”, – дидем. Мин аның батырлыгы алдында баш иям. Чөнки ул унике ел диярлек авырды. Гел эшкә йөрде. Химиятерапия узганнан соң, эшкә килә иде – аягында көчкә басып тора, үзе эштә. “Килмә инде эшкә, ял ит”, ди идем. “Бу миңа яшәргә булыша”, ди иде ул. Андый кешеләр аз була, билгеле. Мин алай яши алыр идем микән – әйтә алмыйм”, – дип сөйләде Илшат Әминов.

“Татарстан” телерадиокомпаниясе генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов та Радик Фәрхуллинның нык кеше булуын искә алды. “Аның йөзендә һәрвакыт елмаю иде. “Нурлы кеше” диләр андыйны. Хәлгә керә белә, әмма нык иде характеры. Ләкин “юк” дигәндә дә ул елмаеп әйтә иде”.

Яңалыклар хезмәте җитәкчесе Сәрия Хәбибуллина аның хезмәттәшләренә ачуланып әйтә торган сүзләрен искә төшерде. “Вакытында материалны тапшырмасаң, мин сине балконнан атам”, дип әйтә торган булган Радик Фәрхуллин. “Бездә балкон юк, шуңа да аның бу шаяртуын “Радик шаяртуы” дип кабул итәләр иде”, диде ул. Ул шулай ук Радикның яраткан сүзе турында телгә алуга, хезмәттәшләре “Всем добра” дигән сүз икәнне искә төшерде.

Радикның бертуган абыйсы хезмәттәшләренә рәхмәт әйтте.

“Мин аның ни өчен шулай эшкә яратып йөргәнен аңладым. Аның шушындый дус коллективы булган икән. Мин соңгы көннәрдә генә аның ни дәрәҗәдә авырганын, әмма бу хакта беркемгә дә белдерми кала алган кыю ир икәнен аңладым. Мин абыйсы булсам да, шулкадәр нык түгел дип уйлыйм үземне. Барыгызга да зур рәхмәт!” – диде абыйсы.

Хушлашу мәрасименә Радикның әнисе, хатыны да килгән иде. Радик соң өйләнгән, аның кызы 1 класста гына укый. Радикның әнисе дә, хатыны да сүз әйтә алырлык түгел иде. Сүз уңаеннан, Радикның хатыны шулай ук ТНВда эшли.

Радикны Тынычлык бистәсе зиратында җирләделәр.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле