Түбән Кама район үзәк хастаханәсе Руслан Вәлиевны Казанның Совет районы суды 7 июньгә кадәр өй арестына хөкем итте. Баш табиб шул вакытка кадәр Казандагы фатирында яшәргә тиеш. Ул вәкаләтләрен арттырып үтәп, хастаханәгә һәм авыруларга зыян салуда гаепләнә.
Руслан Вәлиев судка йөзен яшереп, медицина битлегеннән килде, дип хәбәр итә «Татар-информ». Тикшерү версиясе буенча, Руслан Вәлиев Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләгән кешеләр белән алдан килешепакча үзләштерүдә гаепләнә. Хастаханәгә “Поликомплекс” һәм “Трейдсервис” дигән фирмалардан җиһаз килергә тиеш була, әмма бу ширкәтләр үз эшләрен тулы күләмдә башкармый – җиһазны китереп бетерми. Алар үз вазифаларын башкармаса да, баш табиб бүлек җитәкчесенә шушы ук фирмалардан өстәмә җиһаз алырга гариза бирергә куша. Ә бу җиһазлар хастаханәдә җитәрлек булган.
Тикшерү версиясе буенча, баш табиб, аның бу гамәлләрен контрольдә тоткан министрлык түрәләре, шушы ширкәтләрнең начар гамәлләре арасында 36 авыруга зыян килгән. Алар планлы операция кичерергә тиеш була, әмма аларга операция ясый алмыйлар. 18 авыру, йөрәк-кан тамырлары системаларына зыян килеп, ашыгыч рәвештә госпитализацияләнә. Ә 7 авыру инфаркт алган.
Хастаханәгә килгән зыян 8,7 миллион сум дип исәпләнә.
Руслан Вәлиев үз гаебен өлешчә таныган. Ул өй арестына түгел, җиңелрәк хөкем сораган. “Качарга теләгем юк”, дигән ул.
«Руслан Вәлиев авыр җинаятьтә гаепләнә, моның өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган”, – дигән судта тикшерү комитеты вәкиле Ленар Сабиров.
Хәзерге вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгында Руслан Вәлиевне кем “Контрольдә тотканы” ачыклана, икән.
Руслан Вәлиевнең 3 баласы бар, аны яклап 80 хезмәткәр имза куйган.
фото: https://www.business-gazeta.ru/article/668882 чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/iz-za-afer-s-oborudovaniem-stradali-pacienty-v-cem-obvinyayut-glavvraca-crb-niznekamska-5979915 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday