Руслан Кираметдинов: “Хыянәт булганын мин үзем генә беләм, булганын үзем генә кичердем”

-- Р Л

Руслан Кираметдинов ТМТВ каналында Әбри Хәбриевкә интервью биргәндә элекке хатыны турында «компромат» әйтте. «Ильмираның сезгә хыянәт иткәне булдымы?» – дигән сорауга ул:

«Минем уйлавым буенча, булды. Булгандыр дип саныйм. Чөнки гаиләдән хатын-кыз просто китми, гаиләне таркатмый беркайчан да. Чөнки ул сизелә башлады соңгы вакытларда. Салкынлык, башкасы. Мин аны сизә башладым, тоя башладым. Шуның өчен мин аны булгандыр дип саныйм», – диде ул.

Сүз уңаеннан, Руслан Кираметдинов моңа кадәр дә бу темага фикерен әйткән иде инде. Аерылышкан вакытта ук ул: «Ильмира соңгы вакытта бик нык үзгәрде. Ул үзен бик горур тота башлады. Кемнәр беләндер языша, ул смсларны миңа күрсәтми, телефонын качырып куя. Минем, шәхсән, бөтен социаль челтәрләрем ачык… Хатынының кача-поса читләр белән язышуы кайсы ир-атка ошар иде икән? Әлбәттә, минем дә башыма төрле начар нәрсәләр килде. Бәлки кеме дә булса бардыр дип уйладым. Хәтта иртәнге биштә дә аңа «матурым» дип язылган смслар килә иде. Мин бит сукыр түгел, аларны күрә идем. Шулар барысы да күңелемә җыелды… Кич белән мин аңа шалтыратам, ә ул трубканы алмый. Кайчан шалтыратсам да, телефоныңны ал, нәрсә булмас дип әйткәнем бар минем аңа. Ачуым чыкты инде….” – дип сөйләгән иде ул “Интертат” сайтына.

Бу интервьюдан соң Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновкабагышлап пост чыгарды. «Инде артыкка китте… Син бөтен чикләрне узасың. Миңа яла якканчы, чын ир-атларча балаларыңа булышыр идең. Мин шок хәлендә. Дәвалан!» – дип язган ул Русланга.

Руслан Кираметдинов, моңа җавап итеп, видеомөрәҗәгать яздырды.

«Хәерле көннәр, хөрмәтле дуслар. Мин шундый видео яздырырга уйладым. Яздырмыйча да булмый. Хәзер инде 3 ел буена мин нәрсә генә ишетмәдем, нәрсә генә күрмәдем. Нинди генә манипуляцияләр аша үтмәдем, әле дә үтәм.

«10 сорау» тапшыруда 2 сорау бирделәр. Хәзер шуның өзекләре интернет челтәрләренә керә башлады.

Беренче сорау алимент буенча иде. Миннән сорадылар: «Руслан, син алимент түлисеңме?». Мин төгәл җавабымны кайтардым. «Алиментны түләр өчен, алиментка бирергә кирәк», – дидем. Анда бернинди дә: «Син Руслан, балаларыңа булышасыңмы?» – дигән сорау булмады. Шуңа да, андый тапшырулар караганда, сорауларның мәгънәсен аңлап, дөрес фильтрлап, дөрес, төгәл үз фикерләрегезне язарсыз дип уйлыйм.

Икенче сорау хыянәт турында иде. «Руслан, сиңа хыянәт иткәннәре бармы?» – диделәр. Мин үз фикеремне төгәл, дөрес әйттем. «Булгандыр», – дидем. Булганын, дуслар, мин үзем генә беләм, һәм булганын үзем кичердем.

Ни өчен видеоны яздырырга уйладым? Монда балалар турында сүз китте бит инде. Кеше аклана башлады. Интернет челтәренә төрле видеолар кертте. Мин монда алып бардым, тегендә алып бардым. Син балалар белән шөгыльләнмисең, син балаларга булышмыйсың, туган көннәре белән котламыйсың, дигән видеолар керде. Күрсәттеләр.

Нәрсә әйтәсем килә? Ничек шул дәрәҗәдә алдарга була микән? Ничек шулхәтле икейөзле булып була икән ул? Мин шуңа шаккатам. 10 ел торып, 2 бала табып, бер тәлинкәдән ашап, бер тәлинкәдән эчеп, авыр моментларны бергә кичереп, һәм ниндидер вакыт җиткәч, мине «кнопкага басып» «унитазга сливать» итеп була икән? Шуңа әле дә аптырыйм.

Әйтәсем килә: нишләп әле ул директорга чакырганнарын, кызыбыз чирләгәч, колагыннан кан киткәч, хастаханәләргә алып барганны, әтиләре бөтен әйберне хәл иткәнне, больницага яткырганны сөйләми? Чөнки ул кешегә «невыгодно» алай сөйләргә, берничек тә «невыгодно». Шушы гамәлләр булгач, больницага килеп, палатага кереп, сторислар төшереп, кеше ышандырып «менә мин баламны карыйм» дип керткән иде. Мондый әйберләр йөрәккә мең пычак булып кадалды. Шуның өчен мин ул вакытта сүзсез калдым.

Шуның өчен сез, дуслар, белмисез безнең тормышта нәрсәләр булганын. Сез бары тик интернет челтәренә генә ышанасыз! Интернетта теләсә нәрсә күрсәтеп, теләсә нәрсә язып була.

Шуның өчен мин әйтә алмыйм фикерләрегезне калдырмагыз, дип әйтә алмыйм. Сез ни күрәсез шуны сөйлисез. Әмма эчемдә ниләр булуын үзем генә беләм.

Балалар буенча нинди манипуляцияләр кичерәм. Балаларның телефоннарын блокка куя, мин аларга шалтырата алмыйм. Балаларны туган көннәре белән котламый, ди. Мин туган көндә мин Ясминәгә яки Камилгә – кызым белән улыма шалтырата алмыйм. Юри блокировкага куя. Ә аннан соң «Руслан безгә булышмый, балаларны карашмый» дип сөйләргә була? Сүзем юк.

Нинди генә комментарийлар күрмәдем. «Мужик башың белән шулай балаларыңнын әнисен сөйләп утырасың», – диләр.

Сезгә сорау бирим әле. 3 ел буе балаларының әтисен бөтен халык алдында пычракка батырырга ярый микән соң? Сезгә сорау бирим әле.  Нәрсәләр генә ишетмәдем. «Кыйнаган, суккан» дип, нәрсәләр генә әйтеп бетермәде. Эчкән, дип сөйләде. Сез дөрес дип саныйсызмы шулай балаларының әтиләрен бөтен халык алдында позорить итүне? Әллә нинди видеолар чыгарып, фотолар куеп. Мин моны бернинди ишекләргә да сыймый дип саныйм. Әллә нинди эчкән дигән фотолар куюны.

Мин кыскача гына сөйләп үттем. Сөйләр сүзем бик күп, тик барысын да сөйләп бетереп булмый. Сөйли башласам, чәчләрегез агарыр дип куркам. Исән-сау булыгыз, сәламәт булыгыз, бер-берегезне саклап һәм аңлап яшәгез, – ди Руслан.

Бу мөрәҗәгатьтән соң Руслан Кираметдинов Ильмира Нәгыймова балаларны үзенә каршы котырта башламагае дип тә шикләнә.

«Ул инде аклана башлар, балаларны котыртып, теләсә нәрсә әйттерер. Мин инде аны беләм, беренче тапкыр гына түгел. Балалар аның белән торгач, каршы килә алмыйлар. Шуның өчен бу хәлләрнең бетәсе юк әле. Барысы да алда. Балаларны котыртып, видеолар төшерәчәк, әйтте диярсез, шулай булачак», – ди Руслан.

чыганак: https://intertat.tatar/news/ruslan-kirametdinov-ilmiraga-ber-tapkyr-da-kul-k-t-rg-nem-yuk?ysclid=m9cfgwxpcz409055883

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле