“Ниһаять, мин алардан качып китә алдым!”

“Бу язмамны гаиләсендә изелеп яшәүче хатын-кызлар күрсен иде…”

“Минем язмам үз-үзенә ышанычын югалткан хатын-кызларга адресланган. Шундый мизгелләр була, әйләнә-тирә дөнья җимерелә, ә аның кыйпылчыклары сине үтерә ала. Ышаныгыз – барысы да сезнең кулда.

Мин – нәкъ менә шундый хәл аша үткән кеше. Бервакыт хәзер инде элекке иремнең балалы икенче гаиләсе барлыгы ачыкланды. Алай гына да түгел, аның әти-әнисе барысын да белгән һәм яшерен рәвештә теге гаиләгә акча биреп торганнар. Ә мине, шул ук вакытта, эштә өстәмә сменалар алырга кирәк, дип үгетләделәр, чөнки гаиләдә акча җитми иде.

Биатам эштә минем начальник иде. Ә барысы да ачыклангач, ул миңа төрлечә басым ясады. Янәсе, иреңнән китсәң – балалы хатын кемгә кирәк?! Әмма миңа бу гаиләдән ничек тә китәргә кирәк иде.

Балалар белән чыгып китәргә теләгәнемне белгәч, биатам, премиясез калдырам, дип янады. Ә эштән китсәм – мине беркем дә эшкә алмаячак, чөнки биатам – билгеле кеше, аның “связьлары” күп.

Күп нәрсә булды. Әмма мин үземне кулга алдым. Аның оешмасыннан читтә дә адекват кешеләр, нормаль хезмәт хакы һәм чын ял көннәре булган матур тормыш бар икән. Әйе, ял көннәре хәзер минем эштә түгел, ә балалар белән өйдә уза.

Үзегезгә ышаныгыз һәм тормышыгызны тамырдан үзгәртергә курыкмагыз. Әгәр сез арытаба кая барырга белмисез икән, димәк, янәшәдә генә ачарга кирәк булган ишек бар. Эзләнегез һәм үзегезгә ышаныгыз!”

чыгынак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-10/ni-ayat-min-alardan-kachyp-kit-aldym-4192308

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле