Диния нәзарәте һиҗри – ай календаре буенча Хәтер көнен билгеләп үтүен хәбәр итте. “Шәүвәл аеның 13нче көнендә, Казанда традицион Хәтер көне – динебез, Ватаныбыз, милләтебез хакына шәһит киткән татар каһарманнарын искә алу көне узды”, диелә хәбәрдә.
Чарада Татарстан мөфтиятенең барлык мөхтәсибәтләреннән имамнар, аксакаллар катнашкан. Башта Диния нәзарәтендә Аксакаллар шурасы узган, мөфтиятнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов Хәтер көне турында сөйләгән.
Утырыштан соң Казанның төзекләндерелгән “Иске таш” мәчетендә җомга намазы укыганнар. Җомга намазыннан соң “Иске таш” мәчете янәшәсендә киләчәктә “Татар халкы каһарманнары истәлегенә” дигән мемориаль стела урнаштыру урынында символик таш куйганнар.
“Иске таш” мәчете Казан алынганда шәһит булып киткән кардәшләр каберлегендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән, шуңа мәчеткә “Иске таш” дип исем бирелгән.
Диния нәзарәте 2021 елда Хәтер көнен һиҗри календарь буенча билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Хәзер мөфтият аны Рамазан ае тәмамланганнан соң 13 көн узгач – Шәүвәл аеның 13нче көнендә билгеләп үтә. Аңа кадәр Хәтер көне 15 октябрьдә билгеләп үтелә иде. Диния нәзарәтенең бу инициативасын татар җәмәгатьчелеге тәнкыйтьләп тә чыкты, чөнки ай календаре буенча билгеләп үтелә башлагач, Хәтер көне ел әйләнәсе күченеп йөри.
Диния нәзарәте бу гаепләүләргә җавап та язган иде. “1552 елгы вакыйгалардан спекуляция ясауда, аны сәясиләштерергә теләүчеләрне” гаепләп, мөрәҗәгать белән чыкты.
“Хәтта Татарстанда руслар һәм татарлар арасындагы каршылыклар, үсеп баручы сепаратистик рух, милләтара мөнәсәбәтләр астына «куелган бомба» турында тузга язмаган сүзләр сөйли башладылар. ..
Мәрхүмнәрнең рухына дога кылу — традицион диннәрнең барысында да булган гамәл һәм Хәтер көне шушы мантыйкка нигезләнә. Тарихи фобияләрдән арынырга вакыт инде һәм үткәннәрдән куркуларны бүгенге көнгә күчерүдән туктарга кирәк.
Казанны яулап алу Россия дәүләтенең дә, татар халкының да тарихларында тирән эз калдырган вакыйга булып тора. 1552 елда югалтулар ике якта да булган, ә без — татарлар һәм руслар, мөселманнар һәм православие динендәгеләр — үзара татулыкка ирешә белгән, бердәм Ватанны төзи алган аларның оныклары. Моның белән горурланырга кирәк!” – диелгән иде Диния нәзарәтенең 2021 елгы мөрәҗәгатендә.
чыганак: https://dumrt.ru/news/news_31773.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday