«Улымны соңгы юлга да озата алмадым»: Казанда улын үтерүдә гаепләнгән ана судта соңгы сүзен әйтте

-- Р Л

Казанда 17 яшьлек улына үтерүдә гаепләнгән Үзбәкстан гражданкасы Сурайя Болтаевага карата мәхкәмә эше ахырына якынлаша. Гаепләүче дә, яклаучы да сүзен әйтте. Соңгы сүз дә яңгырады — хәзер судның карарын гына көтәсе кала.

Бу фаҗига былтыр июльдә була. 40 яшьлек Сурайя Болтаева һәм аның балигъ булмаган улы арасында өйдә низаг чыга. Тикшерү версиясе буенча, бәхәс вакытында хатын пычак ала һәм улының күкрәгенә ике тапкыр кадый. Егетне коткарырга тырышалар, әмма ул авыр яралардан хастаханәдә җан бирә. Аңа 19 яшь тулырга нибары бер ай калган булган. Егетнең мәетен Үзбәкстанга алып китеп җирләгәннәр.

Сурайя ханым бу гаепләүне кире кага. Аның сүзләренчә, ул пычакны кулына, ә егет, аның кулын тотып, үзе пычакны күкрәгенә кадаган. Ул улын үз гомеренә үзе кул салган дип исбатларга тели. Гаепләнүченең адвокаты бу версияне судта экспертиза нәтиҗәләре белән дә расларга тырышты: белгечләр егет пычакны үзенә кадарга да мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән. Экспертиза пычакны кем кадаган икәне турында анык кына фикер әйтә алмаган – Болтаева да кадарга мөмкин, хатын әйткән версия дә дөрес булырга мөмкин, дигән алар судта.

“Нигә мине гаеплисез? Мин улымны үтермәдем, андый уем да юк иде”, – диде Болтаева судьяга.

Фото: KazanFirst / Маргарита Бондаренко

«Улымны соңгы юлга озата да алмадым…»

Сурайя Болтаева Үргенч шәһәрендә туган, Россиядә легаль рәвештә яшәгән, туризм өлкәсендә эшләгән. Ноябрь аенда Россиядә булу срогы чыга – ул вакытта Сурайя инде СИЗОда була. Аның кечкенә кызы да бар. Тоткарлангач, хатын, кечкенә баласы булуны сәбәп итеп, үзен өй арестына күчерүләрен сорый.

Мәхкәмә барышында мәрхүм егетнең атасы чыгыш ясый, кыз туганының хатын укыйлар. Алар икесе дә Болтаеваны кешелекле, шәфкатьле ана итеп тасвирлый. Егетнең атасы улының соңгы елларда начар компания белән аралашуын, эчүе, тәмәке тартуы, кичләрен өйгә соң кайтуы турында сөйләгән. «Берничә тапкыр үзе дә, бу тормыштан китәсем килә, дип әйткәне бар иде», — ди егетнең әтисе. Аның сүзләренә караганда, хатыны улын үтерә алмаган, чөнки аны яраткан.

Тикшерү эшенең башлангыч этапларында Болтаева «үтерү» маддәсе буенча гаепләнде. Соңрак эш «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсенә күчерелде. Прокуратура 2 елга төзәтү эшләре һәм хезмәт хакының бер өлешен дәүләт файдасына тотып калу рәвешендә җәза сорый. Яклаучы исә гаепләү ягыннан җитәрлек дәлилләр юклыгын белдерде.

Болтаева моңа кадәр булган суд утырышында:

«Зинһар, мине азат итегез»

Судта соңгы сүз белән чыгыш ясап, Сурайя ханым болай диде:

«Мине аклауны сорыйм. Мин җинаять эшләмәдем, аның күкрәгенә пычак терәмәдем. Ул – минем йөрәк парәм иде. 9 ай буе тикшерү изоляторында утырдым, улымны соңгы юлга да озата алмадым. Бу кайгы минем җанымны телә. Аллаһ шаһит, мин гаепле түгел. Экспертиза да шуны күрсәтә – улым үз куллары белән пычакны кадады. Мин гаепле түгел. Зинһар, мине иреккә чыгарыгыз», – диде Сурайя ханым.

Суд карары якын көннәрдә билгеле булачак.

ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/mat-kotoruyu-obvinyayut-v-ubiistve-syna-ekspertiza-pokazala-on-ubil-sebya-svoei-rukoi-5980193

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

 

Бәйле