Дүрт ел инде егетем белән бергә йөрибез. Шул вакыт эчендә ул миңа бик күп яхшылыклар эшләде: кирәк чакта ярдәм итте, күңелне күрде, бүләкләр бирде, истәлекле мизгелләр бүләк итте. Әмма бер зур мәсьәлә — таш кебек арабызга кереп утырды: өйләнергә теләми ул. Без очрашабыз, кайвакыт ул миндә куна кала, әмма шушындый сәер очрашулар дәвам итә дә итә.
Берничә тапкыр сүз кузгатып карадым: “Миңа синең гадәтләреңне үзгәртү кирәк түгел, компьютерыңда уйнарсың, дусларың белән очрашырсың, ял көннәрендә пиво эчәрсең — барысы да элеккечә калсын”, — дим. “Сине үземнеке итеп, янымда гына тор дияргә уйламыйм, минем дә үз тормышым – эшем, дусларым, әти-әнием бар”, — дим.
Мин сине үзем белән кибеткә йөртергә дә җыенмыйм кирәк булса, якындагысына бергә чыгачакбыз – тиз генә, исемлек буенча, дим.
Ә егетем куркам ди. Үзе әйтүенчә, бу психологик курку икән. “Үзгәрешләр миңа авыр бирелә. Синең фатирда яшәү — яңа мохит, мин болай да стресс халәтендә, психологик яктан күтәрә алмам. Синең караватың да уңайсыз, плитәң газлы түгел, ә электр. Ашарга үземә әзерләргә кирәк булачак, ә мин бит эштән соң ял итәсем килә!” – ди.
Минемчә, болар барысы да сәбәп түгел, сылтау гына. Кешенең теләге булса, болай вак-төякләргә карап туктамас иде. Караватың уңайсыз дигәнне дә аңламыйм. Минем янга хәзер килеп йөри – зарланмый, ә өйләнешкәч, начар булачак икән. Ашарга килгәндә дә — пешереп торырга түгел бит, килдең, җылыттың, ашадың, ял иттең — булдыклы кеше җай таба. Ә ул: “Татар халкында йортка керү хурлык”, ди. Аның үзенең фатиры юк, булачагы да юк.
Мин инде ул башка кызлар белән йөридер, бәлки башкага өйләнәсе киләдер дип тә уйлаган идем. Алай да түгел кебек. Ул күп акча эшләми, эшеннән тапканын миңа тота кебек. Һәрхәлдә, 60 мең хезмәт хакы алып, ел буе эшләгәненә мине ялга алып барыша икән, минем аның башкага тотарлык акчасы юктыр кебек.
Аның әти-әнисе дә аңа өйлән ди икән. Ул минем белән йөргәнен аларга сиздермәскә дә тырышкан иде. Минем тырышлык белән генә белде әти-әнисе улларының кызы барлыгын. Әмма ул мине үзләренә алып кайтмый, таныштырырга да теләми.
Дус кызым: “Бәлки яшәп карарсыз”, — ди. Ә мин үзем бу фикергә шикләнеп карыйм. Без болай да яшибез бит инде, бергә генә түгел. Яшәп китсәк, ул мәңге өйләнмәс дип уйлыйм. Мин картайганчы торыр да янымда, китәр дә барыр.
Менә шулай. Яратадыр кебек… Әмма чынлап торып яратса — өйләнер иде. Ә болай… бу инде ярату түгел, ә җайлы мөнәсәбәтләрдән баш тартырга курку гына, ахрысы. Нәрсә икән соң бу?
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday