Ләйлә Галиева күптән түгел ире Рөстәм белән аерылышуы турында хәбәр иткән иде. Ул «Бәхетле булу өчен без башкалар турында артык борчылырга тиеш түгел», дип яңа җырын тәкъдим иткән.
Җырда шундый юллар бар, ул – аерылышу турында:
“Бер-беребезгә инде без бит яп-ят, Яшәмичә үткәннәрне таплап,
Яхшырактыр шулай, кем белә?
Онытырга чараларын тап-тап, калалмадык сөюләрне аклап –
Гаепле тик син һәм мин генә…
Күңелемнең бакчаларын тап-тап,
Йөрмә әле артларымнан саклап…
Үпкән-кочкан – очкан җилләргә…
Хисләремне телем-телем ваклап,
Өзгәләмә йөрәгемне кат-кат,
Үткәннәргә нигә тияргә?”
Укучылары исә бу сүзләрне үзләренчә кабул иткән.
Ләйлә Галиеваны мактап язучылар бик күп:
«Ләйлә кызым, үзең бик матур да, җырың да бик матур, тырыш та үзең, бәхетле бул. Шундый матур пар идегез бит, күз тигәндер инде”.
«Ләйлә, кеше сүзен укымагыз, алар көнләшеп яза. Кулларыннан бер эш килми. Кемнәр гайбәт яза, алар көнләшеп яши».
Ләйлә Галиеваның кара күзлекле яңа образын яратмаучылар да бар: “Ирләргә охшаган”, “Картаеп киткән” дип гаеплиләр. Берсе киресенчә, Ләйлә Галиева матурайган дигән фикердә: «Матуркай, син матурланып киттең», – дип язган ул хатынга каршы җавап язучылар да бар:
“Ул ире булганда да матуркай иде. Хәзер ясалма, күңелдән бармый, кешегә күрсәтергә дип яши, элек матур иде”.
“Аерылышкач, хатын-кыз матурланып китә”, дип бирешмәгән ул ханым.
“Матурланыр өчен аерылышырга гына кирәкме әллә?”
“Алай яктырып киткәч, бөтен кешегә аерылырга инде. Әйдәгез, кемнәр кушыла, аерылыша башларга!” – дип гаепләп язалар аерылышуны яклаучыны.
Төрле фикер язучылар бар:
«Мин бу парны күреп яраткан идем. Бик бәхетле шикелле иде интервьюларын укыганда. Ләкин тормыш булгач, төрле хәлләр була. Балалар хакы бар, ике җимешләре. Бәлки аңлашырлар…»
«Нинди матур парлар дип яратып карый идем, парлар бергэ булганда гына матур була, шул,тормышның бөтен матурлыгы балаларың, семьяң белән парлы яшәгез. Тормыш без уйлаганча түгел шул, Ләйлә матур чәчәк кебек, бер дә ялгыз күрергә теләмим».
«Кешеләр тик торганда гына аерылышмый».
«Рәхәткә чыдамый адәм баласы…»
«Рөстәм белән килешегез, сез бит матур пар идегез!»
Ләйлә Галиева үзе турында язучыларга Салисә Гәрәеваның шигырь юллары белән җавап биргән:
«Кире кайтмый берни:
әйткән сүз дә
Кабат кайтмый, үкен-үкенмә!
Йөрәкләрдә рәнҗү төере кала –
Кирәк түгел, гафу үтенмә!
Кире кайтмый гомер, үткән еллар,
Куанычлар, юллар – үтелгән!
Язмыш кушып, җанга чит-ят затлар,
Ятлар белән гомер ителгән…
Шулай була кайчак: үткәннәрдән
Ишетелә таныш бер тавыш.
Юк, кайтарып булмый сөйгәннәрне –
Үзәкләрне өзә тик сагыш!..
Һәр кешенең җирдә үз сукмагы,
Гел үзгәреп тора фасыллар.
…Фанилыгын раслап бу дөньяның,
Соңгы көннең мөһере басылган…»
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday