«Руки вверх» җырчысы Сергей Жуков үзенең юан булуында татарлар гаепле диме?

-- Р Л

«Руки Вверх!» төркеме солисты Сергей Жуков юан булуына татар әнисе “гаепле” булуы турында әйтте. Җырчы әйтүенчә, әнисе аңа татар милли ризыклары пешерергә өйрәткән, шуңа да ул хәзер юан икән. Сергей Жуков шул хакта “Мәскәү – Татарстан күпере” X форумында чыгыш ясаганда әйтте.

Форумны алып баручылар Сергейдан: «Әниеңнән нинди милли сыйфатлар сиңа күчте?» – дип сорадылар.

— Кызганыч, әни миңа иң кирәкле функцияләрне тапшырмаган. Мәсәлән, тәмле пешерергә өйрәтте. Бу – бик куркыныч нәрсә, карагыз әле менә миңа! — дип көлеп җавап бирде җырчы. — Безнең өйдә шәрык ризыклары, милли ризыклар — бәлеш, өчпочмак, якмыш (кыстыбыйның бер төре) – тагын әллә нәрсәләр һәрвакыт була иде. Соңгы тапкыр әни Ульяновскидагы концертыма килгәндә дә буш кул белән килмәгән – көйдерелгән шикәр алып килгәни де. Шулай булгач, мин формада була алмыйм, – дип көлде җырчы.

— Әмма сез һәрвакыт миңа мөрәҗәгать итә аласыз — мин сезгә тәмле итеп пешереп бирә алам! — дип өстәде Сергей, тамашачылар алкышлаганда.

Аннары җырчы, бераз җитдирәк тонга күчеп, балачакта әнисенең ничек мотивацияләгәнен искә алды.

— Минем өчен иң зур җәза — каеш түгел иде, (әйе, ул да “эшли”), әмма иң авыры — әнинең: «Син аңлыйсыңмы, миңа ничек оят, мин хәзер елаячакмын», – дип әйтүе булды. Мин химиядән өчле алганда әниемнең елап утыруын күз алдына китерә идем. Көлке кебек яңгырый, ләкин миңа шулчакта чын-чынлап оят була иде, — дип уртаклашты Жуков.

Сергей әнисе һәм энесе белән:

Сергей Жуков 1976 елның 22 маенда Ульяновскида туган. Аның әтисе – Евгений Жуков рус милләтеннән, әнисе Лилия Хәйбуллина – татар кызы. Сергейның 6 яшькә яшьрәк энесе Михаил бар.  Сергей беркайчан да татар каны агуы турында яшермәде. Ул бервакыт татар бабасының ничек ачулануы турында сөйләп көлдергән иде (бабасы татарча сүгенгәли торган булган). Сергей бер матбугат конференцисендә “Мин сине яратам, кәҗә б… ашатам” дигән көлкеле татар гыйбарәсе турында әйтеп тә көлдергән иде.

ЧЫГАНАК: https://www.business-gazeta.ru/news/669177?ysclid=m9fe30rxbb729189370

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле