(Бер хатынның йөрәк зары).
Мин аңлый алмыйм: ни өчен аны Ходай җәзаламый? Ник ул гаделлек урнаштырмый?
Биш ел элек аерылыштык. Суд аша ул уртак фатирның ярты өлешен алды. Без ул фатирда бала белән яшибез. Шул көннән бирле башыма төшкәннәрне дошманыма да теләмәс идем. Ул миңа чып-чын террор оештырды. Бер генә көнем дә тынычлыкта узмады. Башта баланы миңа каршы котыртты. Уртак табыш булган милекнең күпчелеге аңа калды – ул аны үзенеке итеп күрсәтә алды. Ул сабын савытына кадәр язып керткән иде судка! Ул судта минем күргәннәремне әйтеп бетерерлек түгел. Көч-хәл аны ерып чыктым.
Ул күрше фатирда яшәгән вакытта миңа нинди генә сүзләр әйтеп бетермәде. Судка бару, полициягә язулар бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Суд гаризаны да алмый, өйгә килгән полицейскийлар хәтта көлә генә иде. Аның юридик белеме бар, ул сукмый, ул иң кабәхәт сүзләр белән мине кимсетте.
Ә хәзер — тагын бер сынау: ул үз өлешен сатарга җыена.
Шуны белгәннән бирле йоклый алмыйм. Ул саткан өлешне 3 миллион сумга сатып алырга акчам юк. Хезмәт хакы тиененә кадәр бүленгән. Эштә кризис. Элек анда бераз бурычка акча алып торып була иде, хәзер — юк.
Ул бер хатынга өйләнеп, шуның янына күченеп китте. Минем фикеремчә, ул – безнең акчага алынган фатир. Бергә яшәгәндә акчасын шул хатынга биреп барган. Ул үз тормышын җайлады, мине тынычлыкта калдырмый.
Хәзер йортны мигрантларга сатарга җыена. “Мин анда кара халыкны кертәм, күрерсең менә аннары”, ди. Алар инде килеп тә киттеләр. Майлы күзләре белән үземә, кызыма карадылар. Кем белгән аларның уенда нәрсә? Мин үз фатирымны алар белән бүлешергә тиеш булам. Мин кызым өчен дә, үзем өчен дә куркам. “Алиментлардан баш тартсаң, фатирны сатмыйм. Аңа 18 яшь тулгач, үз өлешемне аңа бүләк итәм», ди. Ә мин баш тартсам, нинди акчага яшим? Һәм кайда гарантия?
Мин ярты елдан артык көн саен догада. Көн саен дога кылам: “Йа Ходай, ни өчен гаделсезлек җиңә? Кайчан хаклык тантана итәр? Кайчан җәза килер?”
Берни дә юк. Эшендә яхшы урынга урнашты, яңа автомобиль алды. Мин бит гаделлек кенә сорыйм. Бала белән шантажлау, элекке тормыш өчен үч алу — болар барысы да җавапсыз калырга тиеш түгелдер бит?
Мин һаман көтәм. Ярдәмне. Җавапны. Яисә һич югы тынычлыкны. Кайчакта уйлап куям: бәлки, бу сынаулар минем өчендер? Бәлки, минем сабырлык, көч, түземлек сыналадыр? Әмма мин дә бит кеше, мин чыдый алмыйм, мин инде чирләдем. Кызыма карап яшим. Ул үсә, аңлый, тын гына күзәтә. Берни дәшми, тик шул сораулы карашы белән үзәкне өзә. Ул куркулар инде аның холкында чагылыш таба. Ул ирем түгел инде. Әмма һаман безнең тормышны идарә итә. Хәтта күренмичә дә. Ул гел мине эзәрлекли. Каян белә ул минем нишлисемне, кем белән очрашасымны – кая барсам, ул шунда килеп чыга. Суд, полиция – берсе дә булышмый.
Кешенең әхлагы, гаделлеге кайда? Кеше булып калу кайда югалган? Мин бу сораулар белән яшим. Көн саен. Әмма җавап юк. Җәза килми. Адәм баласының хаксызлыгын күреп торган Ходай да читтән генә күзәтә төсле. Йөрәктә ачу түгел — әрнү. Ни өчен мин, бала үстереп, төннәрен уйга батып, куркып яшәргә тиеш? Ни өчен ул тыныч яши?
Мин көч сорап дога кылам. Хаклыкка ышаныч калмады. Ә түземлек кирәк. Бала өчен. Үзең өчен.