Рәфинә Ганиуллина “Ирек мәйданы” гәзитенә иреннәрен күпертү турындагы сорауга җавап биргән:
“3-4 ел элек, косметолог киңәше белән беренче тапкыр иренәремне бераз гына күперткән идем. Моны сизүче дә булмады. Нәтиҗәсе үземә ошады. Иреннәр табигый, тулышып торалар иде. Бер елдан соң тагын укол кадаттым. Бу юлы косметолог белән бер-беребезне аңламаганбыз, күрәсең. Үзем дә белмичә, иреннәрне күбрәк кабартып җибәргәнмен.
Иреннәр мәсьәләсендә тәнкыйть белән килешәм. Йөземә килешми кебек, үземә дә ошамады. Минемчә, барыбер кешенең табигый матурлыгы күпкә затлырак күренә. Табигыйлек һәрвакыт модада.
Гомумән, “үрдәк иреннәрне” яратмыйм. Тамашачылар да, матур түгел дип комментарийлар яза башлагач, икеләтә авыр кабул иттем. Ахыр чиктә, филлерларны эретә торган препарат кадатырга мәҗбүр булдым. Иреннәрне үземә ошаган рәвешкә китердем.
Бүген кабартылган иреннәр модадан чыкты инде. Табигый матурлыкка өстенлек бирәләр. Тумыштан бик юка, нечкә иренле кызларга, теләсәләр, аз гына күпертеп җибәрергә буладыр. Иң мөһиме – чама хисен онытмаска кирәк. Бит белән бәйле процедуралар ясатканда, алдан укырга, белешергә, косметологлар белән киңәшергә, ышанычлы белгечләр генә сайларга киңәш итәм”.
Рәфинә Ганиуллинага социаль челтәрләрдә: «Рәфинә, үпкәләмәгез! Сез элек бик чибәр идегез, бу иреннәр сезне ямьсезли», – дип язганнар иде. «Әйе, артыграк булган шул. Ярар, бераздан шиңә ул. Минем чибәр булганым да юк, дөресен әйткәндә. Иреннәремне күпертсәм рәт кермәсме, дигән идем. Алай да булмады», – дип җавап биргән җырчы.
ЧЫГАНАК: https://im-tatar.ru/2024/07/4315/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday