“Күрде инде башлар…”
“Ирем яман шеш авыруыннан вафат булды. Озак еллар бергә яшәдек. Бианай белән биатайның яраткан килене булдым, чөнки беркайчан да тавыш күтәрмәдем.
Ирем эчте, йөргәне дә булды, түздем. Кайтып тавыш чыгарганына да түздем. Ул йокласа, аяк очына гына басып йөри идем. Балалар да шулай. Эчсә дә, кайтып ятып йоклаган ир белән яшәү җиңелдер ул. Ә менә тавышланганы белән яшәве авыр. Ирем шулай кылана да икенче көненә шым гына басып йөрер иде. Кызгана идем үзен. Аннары: “Мин бала чакта авыргач, чит кешенең канын миңа салганнар, шуңа охшаганмын”, – дип акланыр иде.
Түшәккә яткач, туганнарына: “Хатын мине карамас инде, нык газапладым аны”, – дигән. Нишләп карамый ди, бала кебек карадым! Соңгы көненә кадәр. Ирем үлеренә ышанмады. Савыгам, дип ятты. Шуңа гафу дә үтенгәне булмады.
Ә мин аны сагынам. Көн дә иртән фотосына карап сәламлим, хәлләремне сөйлим. Парлы булып яшәүгә җитми”.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-14/kyynasa-da-yaratam-4196764 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday