Татар эстрадасы җырчысы Айрат Сафин гаиләсенә кайгы килгән. Аның әбисе вафат.
«Кайчандыр бу көн килергә тиеш иде. Сау бул, сөекле әбием, бәхетле балачагым өчен рәхмәт сиңа. Син безгә үрнәк булдың , Ходай сиңа оҗмах бүләк итсен», – дип бәхилләшә җырчы якын кешесе белән социаль челтәрләрдә.
Фәймә апа әле узган ел ахырында гына 100 яшен тутырган иде. Айрат Сафин үзе һәм якыннары өчен бик тә кадерле булган әлеге җылы бәйрәмнән мизгелләр белән дә бүлеште. Фәймә апаның олы юбилеен балалары, бихисап күп оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелып, зур мәҗлес ясап бәйрәм иттеләр.
Җырчының авыр кайгысын уртаклашабыз.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/xodai-sina-omax-bulak-itsen-yrcy-airat-safinnyn-yakyn-kesese-vafat-5872286 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–