Фирдүс Тямаевның апасы Лилия энесенең балачактагы куркыныч шуклыгы турында сөйләгән

-- Р Л

 Фирдүс Тямаевның Нурлатта яшәүче бертуган апасы – 4 яшькә олырак Лилия “Ирек мәйданы” газетасына энесенең балачагы турында сөйләгән.

Фирдүс әтисе белән:

“Әти белән әни безгә кечкенәдән таләпчән булды. Су коенырга да туйганчы йөри алмадык, көнебез эштә үтте. Чөнки гомер-гомергә абзар тутырып мал-туар асрадык, кош-корт тоттык. Фирдүскә урамдагы бөтен эш йөкләнде. Миңа җәй саен 100 бройлер эләгә иде.

Фирдүснең шуклыклары әле дә хәтердә. Берсендә абзар артындагы печәнлеккә чыгып, уйнап кына аңа ут төрткән. Янгын сүндерүчеләр килде, әтидән дә эләкте. Әмма икенче көнне базга төшкән дә анда да кәгазь яккан. Шулай тәгәрәшеп үскән вакытта, 2001 елның 8 октябрендә әтиебез кинәт йөрәк белән үлеп китте. Әни белән өч бертуган ятим калдык. Әни безне кеше арасында ким булмасыннар дип нык тырышты. Пешекче, сыер савучы булып та, хәтта ягулык салу станциясендә дә эшләде. Без иске машинага утырып, күрше-тирә авылларга концерт белән йөри идек. Әни манты, пәрәмәчләр пешерә, мин кассада шуларны сатам, Фирдүс җырлый. Башта — 10-15, соңрак 50-60 кеше җыела башлады. Ул шулай әкрен-әкрен генә танылды”, – дип сөйләгән ул.

Фирдүс Тямаев үзе балачагы турында “Ватаным Татарстан”га болай сөйләгән иде: “Без бик шук идек. Бригадир Наил абыйдан качып, борчак басулар, әти-әнидән качып, су коенулар, күрше авылга барулар, үсә төшкәч, әтинең «матае»нда җилдерүләр… Ни  генә кыланмадык инде. 10 яшьләр булгандыр, күрше малае белән, мунча артына качып, тәмәке тартып карадык. Тегенең әтисе күрде бит моны, күршегә шунда ук чыбыркы эләкте. Өйгә кереп, нидер эшләп йөргән арада, күрше абый кереп, теге чыбыркыны әтигә тоттырды да, миңа да өлеш чыкты. Дустым Илфат белән «сәпид»тә күрше авылга су коенырга барган көн дә истә. Кайткан чакта яңгырга эләктек. Юлдан түгел, басудан кайта идек җитмәсә. Капка төбенә җиткәндә иртәнге өчләр булгандыр. Ул арада әниләр бөтен авылны аякка бастырган икән. Әтинең, чүмеч белән су сибә-сибә, «Су коенасың килдеме?» дигәннәре әле дә истә. Дуслык урамга урам каршы сугышканда, бер-беребезне яклаганда сыналгандыр ул. Балачак дусларым белән бүген дә аралашам, бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Сыналган, әмма сынмаган дуслык бит ул!”

  • Фирдүс Тямаев 1983 елның 3 февралендә туган. Аның Фирзәр исемле энесе бар. Сәхнәгә 5 яшендә чыга.  12 яшендә бәйрәмнәрдә алып баручы булып эшли.
  • Фирдүснең әнисе Галия ханым исән-сау, ул әле дә терлек асрап Нурлат районында яши.
ЧЫГАНАК: https://im-tatar.ru/2022/04/1313/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле