Элекке егетемнең хатыны күрешергә рөхсәт бирмәде…

-- Р Л

(Классташлар очрашуыннан соң иптәш кызым белән языштык… Безнең ирләрне “бозаулар” дип сүкте. Мин риза булмаган идем, ул шул очрашудагы бер вакыйганы сөйләде. Ул чит илдә яши, сез аның фикерләрен кабул итәсезме?)

Күптән кайтмаган идем туган якка. Очрашуга кайттым. Шул ук урамнар, шул иске таныш йөзләр. Дуслар элекке вакытларны искә төшерә – көлешәләр, хатирәләр яңарталар… Бар да инде гаиләле, балалар барысының да, элекке очрашуларны да көлешеп кенә искә алалар. Шунда Ул килеп чыкты. Мәктәптә укыганда йөргән егет. “Бывший”. Без бик матур итеп йөргән идек, мөнәсәбәтләр тирән булды, әмма барысы да инде “архивта” — ябылган бүлек. Янәшәсендә хатыны, култыклап тора. Мин елмайдым. Ул да елмайды. Без бит элекке классташлар, ни булган? Шунысы кызык – бары тик аның гына хатыны килгән иде, гәрчә ул классташ түгел.

Бәйрәм үтте, күңелле булды. Таралышабыз… Аннары аңа язам: “Кофе эчеп алыйкмы, сөйләшеп?” Ул ризалашты. Ничә еллардан соң бер очрашкач, бер кофе эчеп алырга мөмкин бит инде? Әмма биш минут та үтмәде – ул яза: “Гафу ит, булмый, хатын каршы чыкты, синең белән очраштырасы килми”.

Нинди генә кешеләр юк! Әйтерсең кофе эчмибез, фатирын тартып алырга җыенам! Мин инде хәтта чит илдә яшим, Россиядә түгел! Башка тормыш белән яшим. Ул — элекке. Үзе дә, хисләре дә. Ә хатыны миннән көнләшә.

Менә шунда уйлап куйдым: ничек шулай тотып була ул үзеңне? Иреңне шулай бөкләп буламыни? Аңа элекке дуслары белән очрашырга да ярамыймы? Әллә кешене үз ирегеннән мәхрүм итү — мәхәббәт билгесеме? Минем кәефем кырылды. Чит илдән кайт та, ярты сәгать кофе эчеп “бывший” белән сөйләшә дә алма. Ә бит ни генә дисәң дә, мин бит аның беренчесе! Хатыны түгел!

Кайсы вакытта, чынлап та, хатын-кызларның фантазиясе сериалларны уздырып китә. Елмаеп карауны да хыянәт дип кабул итәләр.
Ә мин кайтып киттем. Таныш шәһәрдән — чит илгә, үземнең тыныч тормышыма. Ә күңелдә бары тик бер сорау калды: “Ә кофе эчкән булсак, тәмле булыр идеме икән?”

Бәйле