Гомумән алганда, өч машина зыян күргән. Кешеләрнең хәле ничек?
Популяр блогер Рөстәм Нәбиев Уфада Салават Юлаев проспектында киңкүләм юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Һәлакәт мизгелен машиналарның берсенең видеорегистраторы объективы төшереп алган. Язмада бетон ташучы машинасының «Ниссан Кашкай»га килеп бәрелүе күренә. Шаһитлар сүзләренчә, йөк машинасы шулай ук блогер машинасының ян көзгесен җимергән. Социаль челтәрдә Рөстәм Нәбиев юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләре белән уртаклашты, фоторәсемнәрне куйды: “Әйе инде, күңелсез хәл”, – дп яза ул. Билгеләп үтелгәнчә, авариядә «Ниссан» водителе җәрәхәтләр алган.
“Беренче карашка, “Нисан” водителе – хатын-кыз уң полосадан сул полосага күчкән кебек тоела. “КамАЗ” зур тизлектә бара иде һәм реакция ясарга өлгермәде. Ярый әле кыз баласыз булган, ул аларны мәктәптә калдырган. Бөтен бәрелү машинаның арткы өлешенә туры килде. Юл-транспорт һәлакәте зыян күрүче белән булган икән, регламент буенча, барлык катнашучылар да алкогольгә һәм тыелган матдәләргә тикшерү узачак”, – дип хәбәр итте ул.
Һәлакәт урынына оператив рәвештә ЮХХДИ хезмәткәрләре килгән. Хәзер алар булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/novosti/2025-04-15/r-st-m-nabiev-avariyag-tarygan-4198841 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday