“Мин зур гөнаһ кылдым…”

“Хәзер яшәүнең кызыгын күрмим…”

“2013 елда бер егет белән танышып, йөреп киттек. Озак та үтмәде авырлы икәнемне белдем. Никах, туй турында сөйләшә башладык.

Апасы безнең мөнәсәбәтләргә кискен каршы төште, туганнарын да миңа каршы котыртты, тик егетем минем белән булды. Ә мин туганнарым арасында чит кеше, аларның сөюен татымагач, аның туганнары белән араны бозасы килмәде.

Бу вакытта студент кына идем әле, бик нык курыктым. Дару эчеп, авырымны төшердем. Егетемә тест ялгыш күрсәткән, дидем.

Тиздән без ташлаштык. Ә мин шуннан соң үземә нык йомылдым. Тәүдә эчке дөньямны кеше аңламас дип курктым, ә хәзер кешеләрне үзем аңламаган кебек. Уртак сүз таба алмыйм. Әллә үзем шундый зур гөнаһ кылгангамы, югалдым мин бу тормышта. Адаштым, ягыштым…”

Кызганычка каршы, бик күп яшь кызлар мондый хәлдә кала. Тик аларның күбесе моны башкаларга сөйләми генә. Андыйларга нинди киңәш бирер идегез?

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-04-15/min-zur-g-na-kyldym-4198654

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле