Блогер Олеся Лесная Фирдүс Тямаев концертыннан репортаж тәкъдим итә. Монда бар да бар – музыкантларның хезмәт хакы да, трусиклары да, “бензин” эзләп йөргән тамашачылар да. “Елның иң мощный концерты! Монда халык елый да, җырлый да, бии дә, сикерә дә!” – дип мактый Олеся.
“Яратмыйм шушы кызны, бөтенләй күралмыйм, – дип каршы ала Олесяны Тямаев. – Ничек әле кыска итәген кимәгән! Туалетка алып кереп эшерә идем!”
Фирдүс белән очрашуга ук, “башка татар җырчыларыннан алган интервьюлары өчен” Олесядан үч алырга вәгъдә бирә, аннары җырчы кыска итәкләрдән йөрергә яраткан Олесяны шелтәли башлый:
– Кыска итәктән генә йөрмә! Сиңа кирәкми. Син бит татар кызы, матур итеп йөр. Тишегеңне күрсәтеп йөрмә!
– Ник? Яшь вакытта йөрергә кирәк! – дип дәгъва белдерә Олеся.
– Кирәкми! Алайса трусигыңны да сал да йөр, пөчтиеңне күрсәтеп! Синең фигураң матур, энергетикаң бар. Кыска итәктән йөрмә, кирәк түгел. Бик матур, сексапильный. Киресенчә, болай син мине дәртләндерәсең.
Алай дигәч, Олеся шаркылдап көлә.
– Менә кайбер артистлар оешмаларга билет тарата. Сезнең андый эш белән шөгыльләнгән бармы?
– Алай шөгыльләнгән юк. Ул күп артистларның бүген зур проблемасы. Һәрберсенең шушы залда концерт куясы килә. Әгәр артист җыя алмый икән, аннан көләргә кирәкми. Моның өчен шатланырга кирәкми. Бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк.
Тямаевның хатыны ни өчен сәхнәгә чыгудан туктаган?
– Хатыныгыз Резеда Әхмәтгалиева бер дә җырламый. Аның вакыты җитмиме, сез рөхсәт бирмисезме?
– Юк, юк, рөхсәт итмәү дигән әйбер юк. Мин хатынымны шуның кадәр нык хөрмәт итәм, яратам. Әгәр дә миннән «татар хатыны нинди булырга тиеш» дип сорасалар, шикләнмичә әйтәм – минем Резедам кебек,. Чөнки ул мөлаем, уңган, чибәр. Ул беркайчан гайбәт сөйләми. Туганнар арасында да, артистлар арасында да беркайчан да гайбәт сөйләми. Безнең кызыбыз – Нурлы Мәрьямебез тугач, кызыбыз, дөресен генә әйткәндә елый инде…
– Һаман да елыймыни?
– Һаман да елый, бүген дә мәчеткә алып барып кайттык. Аз гына тынгысыз. Хатын бала белән шөгыльләнә, үзе дә стресста бераз, йокы туймау, нервы белән. Бала тынычлангач, ул сәхнәгә чыгачак. Резеданың кәефе юк. Гастроль тормышы җиңел түгел бит ул. Менә син хатын-кыз башың белән 1 айга чыгып кит әле. Гел аппарат ташы, кием үтүклә – ул бит инде авыр. Бөтен кеше түзә алмый аңа. Элек кызу идем, хәзер икәү йөрим Альбина белән.
Тямаев музыкантларына ничә сум хезмәт хакы түли?
– Соңга калсалар, нинди җәза бирәсең?
– Бирмим мин җәза. Сүгәм дә.
– Бәлки штраф!
– Беркайчан да биргән юк. Беркайчан бер музыкантка, үзем белән эшләгән кешегә штраф биргән юк. Мин андый җәза бирергә яратмыйм, чөнки бөтенесе эшләргә килгән. Кеше бит инде ялгышмыйча тормый, соңга да кала. Сүгәм – тиз кызам да, тиз сүнәм. Ә болай – мин быел зарплатаны тагын да арттырдым.
– Якынча зарплата күпме?
– Якынчамы? Мәсәлән, Казан концертыннан гына ут куючы 130 мең сум ала.
– 130 мең? Күз алдына китәрәсезме? – ди Олеся.
– Аллаһ Тәгалә акчаны бирә. Яңа биючеләргә дә әйбәт хезмәт хакы түләдем. Көне 5,6,7, 10 мең.
– Саран түгел икән Фирдүс Тямаев.
– Юк, саран түгел. Минем турында беркем дә саран дип әйтми.
Тямаевның балалары ни өчен татарча сөйләшми?
– Балаларыгыз татарча сөйләшми. Нишләп аларны татарчага өйрәтмисез?
– Әгәр дә синең балаң булып, балаң урысча сөйләшсә, нәрсә эшлисең?
– Өйрәтәм.
– Ничек? Менә! – дип Тямаев Олесяга кукиш күрсәтә.
– Өйрәтеп булмыймыни.
– Берничек тә булмый.
– Сез сторисларда сөйләшкәндә дә алар белән русча сөйләшәсез. Һичьюгы алар белән өйдә татарча сөйләшсәгез, минемчә, өйрәтеп була.
– Мин моңа бер генә җавап табам. Шәһәр, район телне алып кала алмый. Без, әлбәттә, өйдә татарча сөйләшәбез. Беребез дә урысча сөйләшмибез. Мин аларны давить итмим.
Олеся тамашачылар белән дә сөйләшкән.
Бер хатын Уфадан килүе турында сөйли. “5 сәгать аэропортта көтеп тордым. Без Тямайның концертын бер елны да калдырмыйбыз”, – ди ул.
Шактый кызмача бер агайдан Олеся: “Бензин бармы?” – дип сорый.
– Бензинга менә барып килдек, бөтен Бауманны әйләнеп табып булды бензинны да.
– Нәрсә таптың?
– Үзебезнеке. Чишмә суы кебек тәмле!
– Син инде “готовый” бит!
– Юк әле! Мин кырдан кайттым гына чәчүдән.
Ике олы яшьтәге ханымнан Олеся: “Кайда соң сезнең кияүләр?” – дип сорый.
– Алар юк, өйдә. Яратабыз Тямайны.
– Урманга утын төяп йөрмиләр, әйеме?
– Әйе, бик дөрес!
“Мишәрләр, держим, ура!” – дип кычкыра ул арада бер агай.
“Бу сине чамаларга җыена”, – дип әйтә сәхнә алдында Фирдүс кемгәдер Олеся турында.
Тямаев ничә трусик алыша?
Олеся сәхнә артына кереп тә карый. Тямаев аңа киемнәрен күрсәтә. “Мин сиңа үземнең хезмәтемне күрсәтәм, күпме костюмнар тектергәнне”.
– Менә бер концертта ничә трусик алышына! – дип күрсәтә Фирдүс өсте-өстенә куелган трусикларны.
– Күрсәтегез. Әйдәгез, трусикларны барлап чыгыйк, – дип ябыша аларга Олеся.
– Кирәкми! – дип кулына ябыша Фирдүс. – Трусикланып утырма!
– Юк, ничәү анда, саныйм!
– До хрена!
Олеся барыбер саный.
– Җиде трусик алышына бер концертта! Ул тирли мәллә? Нәрсәгә алыштырасыз аны?
– Ну, суга батам бит мин. Ник, син тирләмисең мәллә?
Тямаевның коврикларына кадәр “Безнең Тямай” дип язылганын күрсәтә Олеся. “Менә бу минем костюмнарым, юри генә күтәреп кара әле”, – дип блогерның кулына тоттыра җырчы.
– О-о… Моның авырлыгы! Ничә килограмм бу? Унбиш-егерме?
– Әйе, – ди Тямаеев. – Таштан бит!
Олеся “Луи Виттонга охшаш…” дип, костюмның билгеле брендка охшаш булуын әйтә. Тямаевка бу ошамый, ул чын икәнен исбатларга теләп: “”Охшаш түгел, чын, син нәрсә, акылдан яздың мәллә, анаңның б…е!” дип кычкыра.
– Луи Виттон ничә сум тора?
– Әйтмим! – ди Тямаев.
– Ярты миллион бар инде, – дип фаразлый Олеся.
Тямаев костюмнарын күрсәтүен дәвам итә, блогер анда билгеле брендлар икәнен күреп, шакката. Тямаев “матур көмешләрем бар” дип элә-тага торган бизәнү әйберләрен дә күрсәтә.
– Син сорока икән! – ди Олеся.
– Сорока нәрсә соң ул?
– Саескан! Ташый инде шулай, – Олеся карый башлагач кына, Тямаев, “бар, чык-чык!” дип аны гардеробыннан куып чыгара.
Тямаев Олесяны төрле бүлмәләргә чакыра: “Тизрәк, тизрәк, мин сезгә маңка малай мәллә!” – дип ачулана.
Тямаев төркеме
“Казанда бүген 50 кеше эшли. Ашарга пешерүчеләр бар. Пешереп китерүчеләр. Сакчылар, биючеләр. 4 сәгать 10 минут концерт бара. Булса-булсын, булмаса – юк!” – ди Тямаев.
Олеся Тямаев төркеменнән Инсаф белән дә сөйләшкән:
– Тямаев белән авырмы эшләргә?
– Юк, киресенчә, көч җыеп, энергия җыеп кайтып китәбез. Күп кеше “усал” ди, усал түгел. Шулай дип әйтергә кушты миңа… – дип, сатып та җибәрә.
Тямаев нигә Олесяны кочаклаган?
Тямаев бер концертында сәхнәдән чыгып китеп барган бер кешегә: “Кая бара!” дип кычкырган иде. Олеся бу хакта да сорау бирә:
– Сәхнәдә “Кая бара!” дип акыру нормальмы, “стремномы”?
– Тямаев өчен нормально! – ди җырчы.
– Егерме отжимание ясый аласыңмы?
– Юк.
– Слабо!
– Минем белән көрәшә аласыңмы?
– Алам!
Тямаев Олесяны кочаклап күтәреп әйләндерә:
– Булырмын мин сиңа слабо!
Тямаев концерты алдыннан музыкантлары белән ничек сөйләшкәнен, сәхнә артыннан ничек чыкканын да күрсәткән.
ЧЫГАНАК: https://vk.com/leesnaya ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday