Җырчы Гөлнара Тимерҗановага ике тапкыр кияүгә чыгачагын күрәзәче фаразлаган булган.
“Әйе, яшь чакта бер әби фал ачкан иде. Ике тапкыр кияүгә чыгасың, дигән иде. Дөрес булды инде…” – дип сөйләгән ул “Диләфрүз” гәзитенә.
“Тамашачыларым белә инде: мин ике тапкыр бәхетемне сынап карадым. Ике тапкыр тормышка чыгып, ике тапкыр аерылдым. Улымның – үз әтисе, кызымның – үз әтисе. Әлбәттә, балаларым әтиләре белән аралашалар. Мин бернинди чикләр дә куймадым. Яшьрәк вакытта үпкәне җуя алмыйча йөрисең инде ул. Әмма вакыт барган саен, яшәүнең асылын аңлыйсың. Тормышта булган начарлыкларны онытырга һәм җибәрергә кирәк. Яхшыларын гына уйлап яшәгәндә, синең юлларың тагын да киңрәк ачыла. Аллаһы Тәгалә тормышның бәрәкәтен мулрак бирә. …Шундый заманда яшибез, кирәкме-түгелме, бөтенебез дә зарланабыз! Мин дә күп зарландым, яшермим. Тегесе җитми, монысы җитми… Аллаһы Тәгаләгә генә ышанып, Ул кушканнарны үтәп яшәргә генә кирәк икән. Барысы да үз җае белән ачыла.”, – дип сөйләгән ул.
“Интертат”ка интервьюсында Гөлнара Тимерҗанова ике баласын югалтуы турында сөйләгән иде. “Иң беренче балам төште. Өйләнешеп, зур дус гаилә булабыз дип хыялланып йөргәндә, балабызны югалттык. 18 көн буе канап яттым. Көндез кан акмый иде, ә менә төнлә кан чишмәләрдәй була иде. Әле ул 2006 елда нинди медицина булсын?! Русча әйтсәк, “отслойка плаценты” булган. “Болай булмый, Иделне ятим калдырасыз дип”, – врачлар операция ясадылар. Бала үзе тын ала алмый иде…Аллаһка ялвардым, әй, сорадым. Алтынчы көнне бала үлде…” дип сөйләде. Моннан тыш ул тагын бер баласын югалтты. “Табиблар үзләре таптырды, ягъни бала үз вакытында тумады. Бары тик 6 айга кадәр генә карынымда йөрттем. Ике бала югалттым. Кайвакыт уйланам, нигә кирәк булгандыр миңа бу кайгылар?! Кемнең күзе тигән, кем каргаган?! Беркемгә дә бала кайгысын күрергә язмасын”, – дип сөйләде.
чыганак: https://vk.com/dilyafruz2022?ysclid=m9kfwt1vp3440066543 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday