Җырчы Ләйлә Галиеваның шәхси тормышы күп язылучыларын кызыксындыра. Ул Рөстәм Галиев белән 15 ел бергә яшәгәннән соң быел февраль аенда аерылды. Аларның ике балалары бар.
“Нигә ирегез белән аерылыштыгыз? Эчми, тартмый, әммә саран дип әйтәләр”, – дип сораганнар җырчыдан.
“Характерлар белән туры килмәдек. Мин гаиләне саклап калырга тырыштым”, – дип җавап кайтарган Ләйлә.
“Рөстәмне сагынасыңмы?” – дип тә сораганнар. Ләйлә Галиева моңа кыска гына итеп: “Юк”, – дип җавап кайтарган.
Аерылышканнан соң Ләйлә имиджын үзгәртте һәм актив рәвештә иҗат итә башлады.
“Интертат” сайтына интервьюсында Рөстәм Галиев үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләгәндә, Ләйләгә акча эшли башларга кушуы турында әйткән иде.
“- Сезнең гаиләдә акча сезнең кулда булып чыга.
- Әйе, әлбәттә. Икеңнең берең акча саный белергә тиеш. Берең эшләп, икенчең туздырып кына яшәү дә дөрес түгел. Шуңа Ләйләнең үзенә: «Әйдә, эшли башла», — дип әйттем.
– Челтәрле бизнес турында сүз барамы?
– Әйе.
– Гаиләгездә тавыш нәрсә өчен чыга?
– Без икебез дә кызып китүчән. Сабыр гына берең түзеп, икенчең дәшми калу юк. Ләкин еллар буе тәҗрибә туплана икән. Хәзер кайвакыт дәшми калырга өйрәндем. Алай эшләү иң дөресе — әйткәне дә үз хатасын аңлый, әйтмәгәне дә. Икебезнең дә җитешсезлек шушы.
– Үпкәләшкән вакытта кайсыгыз беренче булып килә?
– Мин инде. Ләйлә йөри шунда кылтаеп”.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday