Ринат Рәхмәтуллинга -“Үлмәдеңме әле син?”…

Популяр татар җырчысы Ринат Рәхмәтуллин TMTV каналында үзенә кагылышлы иң сәер имеш-мимеш турында сөйләп үткән.

– Имеш-мимешләр күп, әлбәттә. Ә иң сәере – социаль челтәрләрдә минем үлүем турында хәбәр таралуы. Шалтыратып: “Син исәнме соң?”, “Үлмәдеңме әле син?” дип сораучылар байтак булды, дип елмайган артист.

Ринат Рәхмәтуллинга – 55 яшь. Үзеннән 29 яшькә яшьрәк Динара исемле кызга өйләнгән. Җырчы әйтүенчә, яшь аермасы аларга һич комачаулык итми. Артистка күп кенә хәвеф-хәтәрләр дә кичерергә туры килгән: 28 тапкыр юлда авариягә эләккән, 17 машинага зыян салган, өч тапкыр – “КамАЗ” астына, ике тапкыр – фура астына эләккән, 15 метр биеклектәге күпердән егылып төшкән.

2024 елның ноябрендә Буа хакимияте бинасы янында җырчының гаебе белән авария килеп чыккан: бу вакытта ул исерек, өстәвенә машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителгән булган. Моның өчен артистны алты айга колония җәзасына хөкем иткәннәр.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/04/167519/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле